Бүген, 3 февральдә, ТР яшьләр министрлыгында, физик затлар грантлары конкурсы өчен яшьләр проектларын сайлап алуның беренче көне узды, бу юлы, финанс ярдәме алу өчен, нинди дә булса иҗтимагый оешма тәкъдим итү мәҗбүри түгел: грантлар 18-30 яшьлек физик затлар алачак.
Проектларны яклауның беренче көнендә «яшьләрнең ирекле (волонтерлык) инициативалары»номинациясендә эшләр тәкъдим ителде. Әлеге номинациядә 54 гариза кабул ителде, эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча турыдан-туры этапка 33 катнашучы чакырылган.