Бүгенге көннән 1 мартка кадәр Казанда «Тарих эзләреннән» - «По следам истории»бәйгесе старт ала. Рәсемнәр конкурсында Россиянең барлык төбәкләреннән 7-17 яшьлек балалар катнаша ала. Төп шарт-балаларның төбәкнең милли тормышында актив катнашуларын, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүләрен.
Конкурста катнашу өчен балалар җибәрергә теләгән эшләрдә татар тарихы, шәхесләре, чорын чагылдыручы пейзажлар, портретлар һәм башка сәнгать композицияләре булырга тиеш. Рәсемнәр авторның халык тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш.
Конкурс өч этапта үткәрелә:
I этап-конкурста катнашу өчен рәсемнәр 2020 елның 1 мартына кадәр җибәрелә;
II этап-жюри әгъзалары тарафыннан башкарылган эшләрне бәяләү;
III этап-йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.