Сездә бар IT стартап һәм син инвестор эзлисең? Сезне 14-20 июнь көннәрендә узачак ИХО илләренең яшь эшкуарларының алтынчы Казан форумында катнашырга чакырабыз. Чарада IT-стартап идеяләрен тормышка ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр табуда кызыксынган иң яхшы проектлар авторлары катнашачак.
Катнашучылар өчен беренче этап «Он-лайн акселератор» 5 атналык программасы булачак, ул проектның төгәл бурычларын һәм максатларын формалаштыруга юнәлдерелгән чаралардан тора. Яшь эшкуарларга бу эштә тәҗрибәле остазлар ярдәм итәчәк.
Икенче этап - Казан яшь эшмәкәрләр форумы, ул ел саен үзенең интерактив мәйданчыгына 50дән артык ил вәкилләрен, шулай ук 2 миллион доллардан артык инвестицияләр җәлеп итә. Форум кысаларында IT-өлкәнең яңа инструментлары һәм технологияләре карала; катнашучыларга иң яхшы кейслар һәм аларның тармаклары турында актуаль мәгълүмат бирелә.