25 февральдән 17 мартка кадәр Казанда «Штаб» креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур., 20, 2 кат) «Фәннәр» фәнни журналистика мәктәбе узачак. Катнашучылар өчен бөтен Россиядән фәнне популярлаштыручылар – журналистлар, галимнәр, PR-менеджерлар, бу өлкәдә уңышлы проектлар булдыручылар үз лекцияләрен укыячак. Катнашучылар шулай ук практик биремнәрне үтәячәк – үз фәнни-популяр материалларын әзерләячәкләр, аларның иң яхшыларын Казан һәм Россия медиасында бастырачаклар.