Казанда авыл яшьләренең халыкара конгрессы башланды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 февральдә, IT-паркта авыл яшьләренең халыкара конгрессы старт алды. Татарстан башкаласына БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән авыл яшьләре лидерлары килде.  

Конгресс ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Сергей Степанов һәм башкалар катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International