Идел буе федераль округының Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь кадетлар корпусы базасында Россиянең яшь патриотларының Халыкара слеты старт алды. Кичә, 10 февральдә, Татарстан командасы катлаулы һәм авыр сынаулар үтәр өчен Пермьгә юл тотты. Яр Чаллыдан «Форпост» отрядлары һәм Казанның Киров районындагы 137-нче номерлы мәктәп укучылары (команда 11 кешедән тора) үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтәчәкләр, җиңүгә омтылыш һәм иптәшләрчә ярдәм күрсәтәчәкләр.