Яшь татарстанлыларны «Әйдаманнар уты» әйдаманнар мәктәбендә укырга чакыралар. Курслар тәмамлангач, балалар Казан һәм Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында эшли алачак.
Курслар берничә юнәлеш буенча үткәрелә. Әйтик, әйдаманнар гына түгел, ә педагог-оештыручылар, фотографлар, диджейлар, әйдаманнар ярдәмчеләре өчен дә укырга була.
Республика вожатыйларны һөнәри әзерләү мәктәбен «Җәй» республика үзәге һәм «Ял» шәһәр үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
Мәктәптә катнашу бушлай. Көндезге-читтән торып уку формасы 180 академик сәгать тәшкил итәчәк.