14 февральдә Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарының волонтерлык кампаниясе старт ала. Гаризаны спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында бирергә мөмкин.
Оештыручылар 20дән артык функциональ юнәлеш буенча Россиядән һәм башка илләрдән 2 мең волонтерны җәлеп итәргә планлаштыра. Аларның күбесе (1750) Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак. Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе белән партнерлык ярдәмендә 100 ирекле ярдәмче Россия төбәкләреннән, тагын 100 – БДБ илләреннән киләчәк.