14 февраль көнне «Бүләк» белем бирү үзәгендә Актаныш районы авыл яшьләре форумы старт алды.
Форумның рәсми ачылышында ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Фикер алышу барышында Татарстан башкаласына командировкага җибәрү, IT-технологияләрне кертү һәм яшьләр үзәген төзү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук районда яшьләр һәм спорт бүлегенең бүленеше игълан ителде.
Шуннан соң форум эшен Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова дәвам итте.