Алексеевск районында беренче "Импульс" яшүсмерләр клубы ачылды

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февральдә Алексеевск районында капиталь ремонттан соң беренче «Импульс» яшүсмерләр клубы ачылды. Тантаналы ачылышка ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Яшьләр эшләре  министры урынбасары Ринат Садыкова һәм район башлыгы Сергей Демидов килде.

Яңартылган бинада Яшьләрнең иҗади үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: уен зонасы һәм яшьләр медиа үзәге аерым канатта урнашкан, видеороликлар төшерү һәм монтажлау өчен җиһазлар сатып алынган, фотоаппаратлар сатып алынган, ә иркен залда лекцияләр үткәрү өчен проектор һәм экран бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International