Арча районы башлыгы студентлар белән очрашты

2020 елның 14 феврале, җомга

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь егетләрне районга кайтаруга юнәлдерелгән «Айда на район» дигән студентлар яшьләре форумы узды. Форумда ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясадылар. Арча районына килгән яшь белгечләрнең күтәрелеш акчалары алулары, Аграр яшьләр берләшмәсенең авыл яшьләрен үстерүгә зур өлеш кертүләре турында сөйләде.

Арча муниципаль районы башлыгының студентлар белән очрашуы матур традициягә керде инде. Яшь буын вәкилләре белән очрашулар вакытында район башлыгы Илшат Нуриев районның киләчәге яшьләр кулында, алар районга кирәк, дип искә төшерә.

«Безгә, район җитәкчелегенә, Сезнең белән элемтә җитми. Үз идеяләрегезне, сорауларыгызны әйтүдән курыкмагыз,без һәрвакыт элемтә өчен ачык. Әгәр без тәртипле, белемле балалар тәрбиялибез икән, безнең киләчәк якты булачак», - дип билгеләде Илшат Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International