Татарстан башкаласында "Сәмрух-2019" премиясенә йомгак ясадылар

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Казанда «Сәмрух-2019»сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган республика премиясен тапшыру тантанасы узды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм башкалар катнашты.

 Тантананың кунаклары-премиянең турыдан-туры этаплары конкурсантлары һәм аларның әти-әниләре, Татарстанның төрле районнарыннан «Сәләт» профильле сменаларын оештыручылар һәм катнашучылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International