«Форпост» үзәге активистлары «Йогынты өлкәсе» агитация акциясендә катнаштылар

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Республиканың Әлмәт һәм Алабуга районнарында «йогынты өлкәсе»агитация акциясе узды. Катнашучыларга лидерлык сыйфатларын үстерү, шулай ук фикердәшләр командасын формалаштыру буенча махсус укыту тренинглары узарга туры килде. Моннан тыш, балалар белән диалог һәм интерактив уеннар форматында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Шулай ук «Форпост» республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов һәм муниципаль үзәкләр директорлары катнашында зона киңәшмәсе узды.

Киләсе зона очрашулары Теләче, Чистай, Тәтеш районнарында планлаштырылган.

Барлык акцияләрдә катнашучыларның гомуми саны – 700 кеше.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International