18-20 февраль көннәрендә «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына һәм Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган спартакиада булып узды.
Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе командасы беренче урынны яулады, икенче урынны Түбән Камадан Татарстан кадетлар корпусы алды, өченче урынны Саба районының Икшермә кадет мәктәбе командасы яулады. Шәхси һәм команда зачетында да җиңүчеләр грамоталар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.