25 февральдә Казан кооператив институты базасында Идел буе федераль округының студентлар сервис отрядлары штабы ачылды, шулай ук сервис мәктәбенә старт бирелде.
Аның нәтиҗәләре буенча «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» һәм Россия кооперация университетының Казан кооператив институты арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды.
Татарстанда сервис отрядлары хәрәкәте көчәя бара – яңа отрядлар барлыкка килә, юнәлеш һәрвакыт яшьләрнең яңа актив һәм максатчан вәкилләре белән тулылана. 2019 елның җәйге хезмәт сезонында кунакчыллык өлкәсендә 2000гә якын студент эшләде.