Брянск өлкәсе Хөкүмәтенең Бәллүр залында «Җиңү волонтерлары»Бөтенроссия семинар-практикумы уза. Татарстанның дүрт волонтеры республика данын яклый. Форум 4 көн барачак. Бу вакыт эчендә анда катнашучыларны тренинг чаралары, лекцияләр һәм практик дәресләр көтә. Башка төбәкләрдән килгән кунаклар Брянск өлкәсенең истәлекле урыннары белән танышачак.