Ринат Садыйков: «Балаларныж ялын тәэмин итүчеләр безнең өстенлекле юнәлешләрдә эшләргә бурычлы»

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда «Байтик» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә балалар ялын оештыручылар өчен өч көнлек белем бирү семинарын ачу тантанасы узды.

Семинар Татарстан Республикасыннан, шулай ук Калининград һәм Свердловск өлкәләреннән, Марий Эл һәм Чуваш Республикасыннан 120дән артык ял оештыручыны җыйды.

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, җәйге ялга аерым игътибар бирелгә һәм киләсе сезонга әзерлек кызганнан-кыза бара.

Семинарның эшлекле программасын юлламалар сату буенча онлайн-сервис эше буенча практикум ачып җибәрде. «Iton Group» компаниясе вәкиле системаның ничек эшләвен күрсәтте һәм балалар ялын оештыручыларның төп сорауларына җавап бирде.

Өч көнлек эш барышында катнашучылар инцидент-менеджмент нигезләрен, инклюзив сменаларның үзенчәлеген һәм тормышка ашырылышын өйрәнәчәкләр, профильле программаларны проектлауга һәм тормышка ашыруга аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International