Татарстан эзтабарлары Пе-2 самолеты егылып төшкән урында уртак эзләнү экспедициясендә катнаштылар

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан эзтабарлары, Казан шәһәренең «Разведка» һәм Түбән Кама шәһәренең «Татнефть-эзләү» эзтабарлар отрядлары вәкилләре, 1941 елның көзендә Пе-2 самолеты егылып төшкән урында, Мәскәүдән «Союз» ДОСААФ һәм Смоленск өлкәсенең Знаменка бистәсеннән «Атаманский» отрядлары белән бергә эзләнү экспедициясендә катнаштылар. Экспедиция «Татарстан канатлары» проекты кысаларында калуга һәм Смоленск өлкәләре чигендә, Климов Завод торак пункты тирәсендә алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International