Казанда кино мәйданчыгы булган яшүсмерләр клубы, ә Яшел Үзәндә – лекцяләр залы һәм кофе эчү урыны белән яшьләр үзәге барлыкка киләчәк

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау һәм яңарту программасына кертелгән яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларының концепцияләрен яклау башланды.

 Ике көн эчендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка объектлар проектларын Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Балтач, Зәй районнары, шулай ук Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре тәкъдим итте. ЯклауларбБашкарма комитет, районнарның яшьләр эшләре буенча бүлекләре вәкилләре һәм учреждение директорлары катнашында уза.

Проектларның берсе Яшел Үзәндә парк зонасын һәм фестиваль мәйданчыгын (маркетлар һәм кино күрсәтү өчен) үз эченә алган ачык яшьләр иҗтимагый киңлегенең барлыкка килүен күздә тота. Үзәктә урам рәссамнары өчен мәйданчык, эш өчен җәйге веранда коворкинг һәм балалар белән ата-аналар өчен балалар мәйданчыгы урнашачак. Үзәк проекты рәсем сәнгате буенча ачык мастер-класслар, һөнәрчелек курслары, дизайн буенча лекцияләр, флористика һәм керамика буенча мастер-класслар үткәрү өчен каралган. Биредә 25 урынга ачык лекторий, 120 урынга исәпләнгән күпфункцияле концерт-театр залы һәм китапханә барлыкка киләчәк.

Быел программага барлыгы 25 балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере, 17 яшүсмерләр клубы һәм 4 яшьләр үзәге кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International