24 февральдә Татарстанның Саба районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле штабы инициативасы белән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир булып узды, анда Саба, Балтач районнарыннан 14-30 яшьлек 16 киберспортчы катнашты.