Казанда яшьләр инициативаларына грант ярдәме турында ачык лекторий узды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Эшкуар йортында «Росмолодежь»Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының грант конкурсларына гаризалар тутыру буенча семинар узды. Спикер булып Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Подвысоцкая чыгыш ясады.

Подвысоцкая 14-30 яшьлек яшьләр алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Шулай итеп, һәр яшь кеше ел саен үткәрелә торган проектлар конкурсларында: Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында, Төньяк Кавказ федераль округының яшьләр проектлары конкурсында (Идел буе федераль округында яшәүчеләр өчен) һәм «2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү»дәүләт программасы кысаларында субсидияләр конкурсында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International