Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең 18-30 яшьлек яшьләр өчен Яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты ярдәмендә, республикада террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс үткәрә.
Конкурс яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистик күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлык пулын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: «яшьләр арасында терроризм идеологиясен профилактикалау» һәм «Интернет «челтәрендә терроризм идеологиясен профилактикалау».
Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы һәм вәкаләтләре беркетеләчәк. Җиңүчеләр шулай ук министрлык һәм Татарстан Республикасында яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау өлкәсендә Террорчылыкка каршы комиссия эшендә катнашу, квалификация күтәрү һәм белем бирү программалары курсларын узу, идеяләргә эксперт бәя бирү мөмкинлеге дә алачак.
Сайлап алу этабы 2020 елның 3-5 апрелендә узачак.
Конкурста катнашу өчен гариза бирергә һәм тулырак мәгълүматны Конкурсның рәсми сайтында алырга мөмкин http://atmrt.ru/mdmy/antiextr/youngassistant.