Габдулла Тукайның Instagram сәхифәсе барлыкка килде

2020 елның 26 апреле, якшәмбе

Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көнендә популяр социаль челтәрләрнең берсендә шагыйрьнең аккаунты барлыкка килде. Проектны «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте оештырган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туган тел көнендә (ул Татарстанда Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә) Instagram социаль челтәрендә бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесенең шәхси сәхифәсе ачылды. Проектның инициаторы - «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте», - дип белдерделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Аккаунтта берничә фото урнаштырылган инде. Һәр фотоның астында Тукай шигыреннән өземтә китерелгән.

«Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре фикеренчә, шагыйрьнең социаль челтәр киңлекләрендә барлыкка килүе Тукай иҗатын яшьләр арасында популярлаштыру өчен кирәк. Моның үзизоляция вакытында әһәмияте аеруча зур, чөнки санэпидемиологик вазгыять шартларында бөек шагыйрьнең һәйкәле янына килеп, чәчәк куярга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International