Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының Корпоратив университетында «проект идарәсе»дип аталган онлайн-курс старт алды.
Курсны тыңлаучылар социаль проектлар эшләү, шулай ук яшьләр сәясәте учреждениесе базасында алар белән идарә итү өлкәсендә үз күнекмәләрен яхшыртачаклар. Моннан тыш, алар Санкт-Петербургның «Арта»коммерцияле булмаган оешмасы белгечләре белән бергә үз проектын әзерләү мөмкинлегенә ия булачак. Курска Татарстан Республикасының 29 муниципаль берәмлегеннән 145 гариза бирелгән.