Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 82 890 кешене колачлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, ТР балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.
Татарстанның 65 807 баласы стационар сәламәтләндерү лагерьларында, шул исәптән Краснодар өлкәсе һәм Кырым Республикасы Кара диңгез яры лагерьларында ял итә алачак. 9 301 бала палатка лагерьларына, 7 790 бала санаторий – курорт оешмаларына юллама алачак. Юлламаларның бәясе узган ел дәрәҗәсендә калачак.
Лагерьга юлламалар белән авыр тормыш хәлендә булган 13 210 бала тәэмин ителәчәк.