Татарстанда яшь парларның 53% тан артыгы әти-әниләре яки туганнары белән яши һәм 19% ы гына үз торагы бар

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Узган ялларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан анонсланган «Яшь гаилә» яңа программасын эшләтеп җибәрү күп кенә яшь татарстанлыларның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта  программада катнашу шартлары турында сөйләделәр.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы «Индекс 14-30» тикшеренү үзәге үткәргән яшь гаиләләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, 24 яшьтән өлкәнрәк булган икътисади актив яшьләрнең 53% тан артыгы Яхшы торак шартларын яшь гаилә өчен төп өстенлекләрнең берсе дип атыйлар.

Сораштырылучыларның 18% тан артыгы үз торакларына мохтаҗ, ә сораштырылучыларның яртысыннан артыгы ата-аналар белән яши. Яшь парларның 19% ы гына ата-аналардан яки туганнарыннан аерым яши.

Дамир Фәттахов ТР Президентының яңа программаны эшләтеп җибәрү турындагы карарын моңарчы күрелмәгән дип атады. Аның нигезендә, хәзер социаль ипотека программасы буенча фатирны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, Татарстанның барлык яшь гаиләләре сатып ала алачак. Программаның операторы-Дәүләт торак фонды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International