D-DLINE проектында катнашучылар ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры һәм медиа өлкәсе профессионаллары белән очрашты

2020 елның 5 сентябре, шимбә

«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә яшьләр өчен медиа өлкәсендә белем бирү платформасы эше кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин, медиатехнолог һәм «К9» коммуникация агентлыгының  партнеры Ярослав Муравьев белән очрашу узды. Очрашу (медиамитап) медиаиндустрия үсеше турында дискуссияләр өчен мәйданчык булды.Үз аудиторияңне ничек табарга? Яшь журналистка кая эшләргә? Һөнәри белем кирәкме? Бу яшьләрне борчыган сорауларның бер өлеше генә.  «14.30» проекты кысаларында дискуссияләрдә без локаль медиа үсеше буенча күп кенә тәкъдимнәр ишеттек. Нәкъ менә бу «D-DLINE» ның башы булды, бу безнең әлеге юлны сайлаган яшьләрнең сорауларына җавабыбыз. Проектның идеясе – формаль булмаган белем бирү. Әгәр сездә яшьләр мәгълүмат тәртибенә төрлелек һәм яңа форматлар кертергә мөмкинлек бирүче яңа проектлар бар икән, без сезгә ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Ярослав Муравьев фикеренчә, яшьләрнең медиа үсеше өчен бар да бар инде. «Сезнең төп бурыч – заказчы ролен нәкъ менә сезнең аудиториягез үтәсен. Инфраструктура – иң мөһиме түгел, күпкә мөһимрәк үз продуктыңны алга җибәрү», – дип билгеләп үтте Муравьев. Һөнәри белем бирү мәсьәләсенә килгәндә, Эдуард Хәйруллин журналистик белеме –  киңкырлы шәхес өчен фундамент дип билгеләп үтте. «Татар-информ» МА генераль директоры Шамил Садыйков медиамәктәп катнашучыларына мәгълүмат агентлыгы буенча экскурсия уздырырга тәкъдим итте һәм аның һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык булуын ассызыклады. Очрашуда шулай ук яшь журналистлар һәм яшүсмерләр өчен мәктәптән тыш медиа басмаларның, инфраструктураның булмавы һәм һөнәрдә идеяле конкуренция булмау кебек проблемалар да күтәрелде. Дискуссиядә катнашучылар яшьләр үзәген булдыру кирәклеген билгеләп үттеләр, анда яшьләр идеяләрен тормышка ашыру өчен җиһазлар булыр иде. Шулай ук дәвам итә торган белем бирү программасы кысаларында "RuGenerations" проектына нигез салучы һәм футуролог Евгения Шамис чыгыш ясады. Ул мәгълүматны төрле буыннар тарафыннан кабул итү турында сөйләде һәм медиаспечләргә вакыйгалар турында үз фикерләрен дөрес итеп җиткерү өчен сөйләргә киңәш итте. Ә «Беренче канал» ның алып баручысы, Татарстан Республикасы Президентының ышанычлы вәкиле Максим Шәрәфетдинов журналистикада үзенең юлы башлану тарихы белән уртаклашты – беренче адымнарын ул «Эфир»телеканалында ясаган. Журналистның иң мөһим сыйфатларының берсе итеп ул камилләшү теләген атады: үз мөмкинлегеңне кулдан ычкындырмас өчен, үзүсеш белән шөгыльләнү мөһим. Питчинг кысаларында катнашучылар  белемнәрен, диплом проектларын, эшләренең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Менторлар һәм экспертлар нәкъ менә бу чыгышларны анализлап, җиңүчеләрне сайлаячак. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның февралендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә яшьләр D-DLINE медиа проектын эшләтеп җибәрде. D-DLINE – медиа өлкәсендә яшь белгечләрнең күнекмәләрен үстерү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, аларны берләштерү өчен белем бирү платформасы. 150дән артык гариза бирүчедән сайлап алынган 150 катнашучы 5 юнәлеш буенча интенсив әзерлек уздылар: текст, фото, видео, дизайн һәм интернет-маркетинг. Проект мәктәп укучыларын, студентларны һәм яшь белгечләрне, медиа өлкәсе вәкилләрен, копирайтерларны, фотографларны һәм видеографларны, график дизайнерларны, PR, SMM, Digital өлкәсендәге белгечләрне берләштерде. Кирәкле техник җиһазлану, башлангыч компетенцияләр һәм даими рәвештә үз күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге булган белем бирү платформасында катнашучылар иҗтимагый оешмалар өчен конкрет кейсларны хәл итүгә нигезләнгән проектларны тормышка ашыруга керештеләр. Медиа өлкәсендә профессиональ кадрлар әзерләүне камилләштерү һәм аларны әзерләү һәм яшь белгечләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен мөхит булдыру республикада җитештерелә торган контентның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Белем бирү программасы нәтиҗәләре буенча, катнашучылар сайлап алынган медиа юнәлешендә шәхси компетенцияләрне «сынап» карадылар, яшьләр медиакомьюниты командасын формалаштырдылар, шулай ук медиада эшләү өчен кирәкле теоретик фундамент тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International