«PEOPLE TALK» 2.0: Татарстан яшьләре мәктәпләрдә факультатив дәресләр идеясен алга сөрәләр

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына (авыл җирлекләре, шәһәр советлары, Казан шәһәр Думасы) депутатлар сайлауда бердәм тавыш бирү көнендә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданда өч сәгатьлек «PEOPLE TALK» минимарафоны узды. Узган елдагы кебек, яшьләр гаилә, никах, эшмәкәрлек һәм милли продукт үсеше турында фикер алыштылар.

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзләренә буенча, экспертлар һәм яшьләр арасында ачык дискуссия үткәрү форматы сизелерлек нәтиҗә бирә. Әйтик, 12 сәгатьлек «PEOPLE TALK-ярыммарафон» нәтиҗәләре буенча, «Время молодых» резолюциясе төзелде, ул ТР Хөкүмәте адресына җибәреләчәк.–

Минимарафон кысаларында фикер алышуның беренче темасы – «Национальное –актуальным». Дискуссия нәтиҗәләре буенча спикерлар  «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» КБАО генераль директоры Дилбар Садыйкова һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров татар продуктын мәдәният һәм милли сувенирлар аша да танытырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр. Дилбәр Садыйкова сүзләре буенча, күрше төбәкләр татар сувенирларына зур кызыксыну белдерә. Эшмәкәрлек һәм финанс грамоталылыгы темасына фикер алышканда, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» җитәкчесе Тимур Гомәров пандемия чорында дәүләт бизнеска актив ярдәм күрсәтте, дип искәртте: «Мәсьәлә, мөгаен, күпләр бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар турында белмәүдән гыйбарәт», – дип зарланды ул. Тимурны IT-эшмәкәр, BPIUM платформасы авторы, ТР ССП инновацияләр комитеты рәисе Андрей Финохин хуплады, ул субсидияләрдән алынган акчаларга тагын бер бизнес ачу тәҗрибәсе белән уртаклашты: дәүләт бездә, беренче чиратта, салым түләүчеләрне түгел, ә эш бирүчеләрне күрә. «Истина» шәраб барын гамәлгә куючы Альберт Мәхмүтов, үз чиратында, пандемиянең бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ачуы турында сөйләде – карантин чаралар эшнең яңа форматларын эзләү өчен көчле мотиватор булды.

«Әгәр үз брендыңны алга этәрүнең база кагыйдәләре турында сөйләсәк, бу, беренчедән, үз уникаль сәүдә тәкъдимен аңлау, икенчедән – нишаны тарайту, өченчедән – көндәшләрең эшләү рәвешен аңлау», – дип киңәш итте «Стоуни» тоз мәгарәләре челтәренә нигез салучы, маркетолог, брендны алга этәрү буенча курслар авторы Зоя Тетруашвили. «Алга» милли брендын гамәлгә куючы Тимерхан Зыятдинов та бизнес алып бару буенча лайфхаклар белән уртаклашты.

Шулай ук, чара кысаларында никах уздыру һәм паспортта штамп кирәклеге темасына багышланган дебатлар да булды. Дискуссия вакытында яшьләр традицион никах форматы инде актуаль түгел дигән фикер белдерделәр. Көчле бәхәсләргә карамастан, күпләр мәктәпләрдә «гаилә дәресе» җитми дигән фикер белән килеште. Бу дисциплина балаларга гаилә юридик яктан ничек барлыкка килүен аңлатыр иде.

Өч сәгатьлек дискуссия нәтиҗәләре буенча шулай ук «Время молодых» резолюциясен тулыландырачак идеяләр дә формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International