Татарстанның җәйге лагерьларында 46 меңгә якын бала ял итте

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Татарстанның 32 районында 102 лагерь һәм санатор оешмаларда 46 меңгә якын бала ял итте. ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2020 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясады. Брифингта шулай ук «Лето» республика үзәге директоры Раил Моратшин да катнашты.

Балалар җәйге лагерьлары соңрак эшли башлауга карамастан, беренче сменалар 1 июльдә старт алды, җәйге сәламәтләндерү кампаниясен өч сменада уздырды.

Бу җәйдә 470 мөмкинлекләре чикле бала өчен бушлай ял оештырылды, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган 2075 бала да лагерьларга бушлай юлламалар белән тәэмин ителде. Шундый ук юлламалар белән медицина хезмәткәрләре балалары да тәэмин ителде. Барлыгы  400 бала юллама алды. 

Министр билгеләп үткәнчә, бу җәйдә covid-19 авыруын профилактикалау зарурлыгына бәйле рәвештә, сменалар Роспотребнадзорның катгый күзәтүе астында үткәрелде. Җәйге кампания вакытында кабул иткән чаралар ярдәмендә COVID-19 зарарлану очрагы теркәлмәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International