Казанда Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәгендә 10 ел элек табылган медальон укылды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

10 ел элек Татарстанның эзтабарлар отряды Түбән Новгород өлкәсендә солдат медальонын табалар, ләкин язулары җыелып беткәнгә күрә, укый алмыйлар.

Күпьеллык кабат тикшеренүләр нәтиҗәсендә «Ватан» Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге белгечләре медальонны укый алдылар. Ул 1909 елда туган, 59 армия кызылармеецы Василий Семенович Никулин булып чыга. Иркутск өлкәсендә, Киров районында, Никулино авылында туган. Солдатның хатыны Тисүл районында, Тисулино авылында (хәзер Кемерово өлкәсе) яши.

Хәзерге вакытта эзтабарлар солдатның туганнарын эзләү эшен башлап җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International