16-19 ноябрь көннәрендә Казанда XX «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе 3 нче туры булып узды. Чараның төп максаты: талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.
Быел бәйгедә Татарстанның 17 районыннан һәм Башкортостан республикасы белән Киров өлкәсеннән егетләр-кызлар катнашты.
19 ноябрь көнне «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов, бәйгенең жюри әгъзаларыннан Марат Хәлил улы Закиров, Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов, Илсөяр Вазыйх кызы Иксанова катнаштылар.
Бәйгедә катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри карады. Жюри куйган баллар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән «Идел» яшьләр үзәге.
«Поэзия» һәм «проза» номинациясендә Гран-при – Хәбибуллина Алинә Айдар кызы (Актаныш районы)
«Поэзия» номинациясе:
I урын – Хөсәенова Энҗе Ирек кызы (Әтнә районы)
II урын – Низамова Лилия Рөстәм кызы (Кукмара районы)
II урын – Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы)
III урын – Мөхәммәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы)
III урын – Вахитова Рәфидә Райнур кызы (Казан шәһәре)
Кызыксындыру бүләге – Сәлахова Алсу Рәмис кызы (Яңа Чишмә районы)
Кызыксындыру бүләге – Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы)
«Проза» номинациясе:
I урын – Шәйхиева Рамилә Ринат кызы (Арча районы)
II урын – Зәйнетдинова Рәзинә Гыйлман кызы (Башкортостан)
III урын – Хуҗина Зәринә Рамил кызы (Әгерҗе районы)
Кызыксындыру бүләге – Салаватуллина Альбина Илдус кызы (Буа районы)
Кызыксындыру бүләге – Габделхакова Сиринә Фәнис кызы (Казан шәһәре)
«Балалар әдәбияты» номинациясе:
I урын – Хәбибуллина Алинә Айдар кызы (Актаныш районы)
II урын – Харисова Диләрә Илнур кызы (Түбән Кама районы)
III урын – Фәттахова Зәлидә Фәнәвил кызы (Арча районы)
Кызыксындыру бүләге – Галимуллина Диләрә Вазыйх кызы (Киров өлкәсе)
Кызыксындыру бүләге – Сөләйманова Гөлшат Рафаэль кызы (Ютазы районы)
«Драма» номинациясе:
III урын – Мостафина Фирүзә Фәнис кызы (Арча районы)