Бүген Казанда Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салынды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

     Бүген “Билгесез солдат көне”ндә Казан шәһәренең М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында ветераннар, яшьләр, эзтабарлар, активистлар һәм “Җиңү волонтерлары”сугышта һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек Ут янына чәчәкләр салдылар.

    Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева әйтүенчә, Билгесез солдатларны искә алып, чәчәкләр салу җиденче ел рәттән оештырыла.

“Яшьләрнең төп бурычы – әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Александров бакчасында “Синең исемең билгесез, ләкин батырлыгың үлемсез”,дип язылган. Бүген волонтерлар, үз теләкләре белән шунда барып, билгесез солдатларны искә алдылар,”- диде Алла Кондратьева.  

   “ РФ сайтында Россия эзтабарлар хәрәкәте тарафыннан эшләнгән тест урнаштырылды. Аны һәр теләгән кеше эшли ала, һәм Бөек Ватан сугышы, Билгесез солдат көне турындагы белемнәрен тикшерә ала”- дип өстәде ул..

  “ Билгесез солдат көне”ндә сугыш вакытында хәбәрсез югалганнарны искә алалар. Алар әле хәзер дә табылып бетмәгән. “Россия эзтабарлар хәрәкәте” шундый солдатларның шәхесен ачыклау һәм бер генә  геройның батырлыгы да онытылмасын өчен зур эзләнүләр алып бара.

   “Илебездә бу  аеруча мөһим  көн. Бүген без билгесез  солдатларны искә алу өчен җыелдык. Үз туган илләрен  һәм безне саклау өчен гомерләрен биргәннәр. Без дә үз илебезне яратырга, аны сакларга тиеш,” – диде Татарстан Республикасы Ветераннар союзы рәисе урынбасары Александр Поляков.

   Ветераннар һәм волонтерлар  митингка килүчеләргә сугышка китүчеләрнең бик яшь килеш утка керүләре, япь-яшь килеш сугышта башларын салулары хакында  исләренә төшерделәр.

    Бу истәлекле дата сугыштан әйләнеп кайта алмаучылар истәлегенә Федераль закон  нигезендә билгеләнде.

“ Геройларны искә алу өчен, “Җиңү волонтерлары” россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар да килде.  Йөзләрчә мең гаиләләр әтиләрен, улларын, абыйларын, сеңелләрен югалттылар. Шуңа күрә бу көн зур әһәмияткә ия,”- диде “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.

   Шуны да искә алырга кирәк, бу елда  Татарстан эзтабарлары Бөек Ватан сугышы булган урыннарда, аерым алганда, Волгоград, Калуга, Ленинград, Мурманск, Новгород, Псков, Ростов, Тверь өлкәләрендә, Карелия һәм Кырым Республикаларында экспедицияләрдә катнаштылар. Экспедиция барышында 121 Кызыл Армия сугышчысы сөякләре табылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International