Наталья Синдеева: «Мин Казанга телим! Бүгенге тыңлаганнарым искиткеч күренә»

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

1 һәм 2 декабрь көнне Казанның IT-паркында «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X Республика яшьләр форумы узды. Белем бирү лекцияләре офлайн да, онлайн форматта да узды.

Мәйданчыкларда үткән ачык очрашуларда, дискуссияләрдә язучы, режиссер, сәяси журналист, «Вся кремлевская рать» бестселлеры авторы Михаил Зыгарь, «Дождь» телеканалына нигез салучы, алып баручы Наталья Синдеева, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм К9 багланышлар агентлыгы креатив директоры Данил Гобәйдуллин катнашты.

Михаил традицион медиага карата үз уй-фикерләре белән бүлеште, замана журналисты принциплары турында сөйләп үтте. Үзләрен киләчәктә журналист итеп күрүче яшьләргә Зыгарь күбрәк тиктокерларга игътибар итәргә киңәш бирде.

“Хәзер журналист – ул, гомумән, башка кеше, аңа инде, 20 ел элек хезмәт кылган журналисттан аермалы буларак, бүтән, үзгә күнекмәләр кирәк”, - дип уйлый Зыгарь.

Наталья, үз чиратында, Татарстан башкаласын яратырга өлгерүен әйтеп үтте: “Мин Казанга телим! Мәскәү хөкүмәтенә эшли алырмынмы икән, белмим. Ә монда исә мин файда китерер идем, дип уйлыйм”.
Алга таба Сидяева  массакүләм мәгълүмат чараларындагы эчкерсезлек һәм ялган турында әйтеп үтте: “яңа эчкерсезлек” төшенчәсе миңа ошап бетми, тик монда, бәхәссез, кешелеклелек тә бар, ә ул һәрвакыт кирәк. Халык сорый: Без – кешеләр, хөрмәткә лаекбыз!”.
Шулай ук, дискуссиядә интернет-гигиена турында сорау күтәрелде. Яшьләр эшләре министры әлеге курсларның әһәмиятле булуын искәртте, тик бу урында бүтән проблема  - критик фикер йөртүне формалаштыруга кайту кирәклеге туа.

“Җенси тәрбия буенча дәресләр кирәк алар, минемчә. Әгәр минем балаларыма моны мәктәптә аңлатсалар, ә мин бары әңгәмәгә генә кушыла алсам, бик шат булыр идем. Ә инде белгечләре нинди һәм аларны кайда әзерлиләр – монысы икенче мәсьәлә”, - дип өстәде министр.

65 сәгатьлек белем бирү программасында 900 кеше IT-парк офлайн-мәйданчыгында катнашты, 10 000 исә онлайн-трансляция карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International