«Идел» җитәкче сайлый: яшьләр үзәген җитәкләүчегә конкурс игълан ителде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

«Идел» яшьләр үзәге җитәкчесенә кандидатлар гаризаларын кабул итү старт алды. Читтән торып катнашу кысаларында документлар 17 декабрьгә чаклы кабул ителә.Конкурста югары белеме булган, татар һәм рус телләрен камил белгән, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә эш тәҗрибәсе булган РФ гражданнары катнаша ала.

Кандидат лидерлык күнекмәләренә, иҗтимагый һәм проект эшчәнлеге тәҗрибәләренә, актив гражданлык позициясенә ия булырга тиеш.Идарә итү сәләте, нәтиҗәле командалар булдыру, командада эшли белү, шулай ук стратегик планлаштыру һәм партнерлар белән хезмәттәшлек күнекмәләренә ия булу әһәмиятле критерийлар булып тора.

Конкурс өч этапта үтә: 7-17 декабрь - читтән торып катнашу этабы, 21-23 декабрь - турыдан-туры катнашу этабы , 24 декабрьдән соң – нәтиҗәләрне игълан итү.

Читтән торып катнашу этабы резюме, теркәлүче хат, «Идел» яшьләр үзәген үстерү концепциясе, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тапшырудан гыйбарәт.

Тулырак Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында https://minmol.tatarstan.ru/polozhenie-o-respublikanskom-otkritom-konkurse-na.htm танышырга була.

Барлык материаллар да конкурсның оештыру комитеты почтасына s.mk@tatar.ru «Директор вазыйфасына конкурс өчен» тамгасы белән җибәрелә.

Читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре турыдан-туры этап башланырга ике көннән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Турыдан-туры катнашу этабы конкурсны оештыручы комитет белән әңгәмә һәм тәкъдим ителгән концепцияне яклауны күздә тота.

Искәртеп үтәбез, «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан Татарстан Республикасы һәм аннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Үзәк эшчәнлеге дәверендә республикабыз яшьләре белән хезмәттәшлек һәм координацияләү системасы эшләнелде, аннан кала,  Россия төбәкләрендә 40 артык яшьләр иҗтимагый оешмасы булдырылды.

 Бүгенге көндә үзәктә Татар яшьләре көннәре, «Милләтебез хәзинәләре» балалар профиль сменасы,«Иделем акчарлагы» Яшь язучылар бәйгесе, Татар балалар лидеры мәктәбе һәм башка проектлар эшчәнлеге тормышка ашырыла.  

 «Идел» яшьләр үзәге коллективы 2015 елда татар яшьләре арасында милли тәрбия үстерүгә һәм рухи мирасны пропагандалауга керткән өлеше өчен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International