29 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә югары уку йортлары укытучылары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» 2025/2026 Республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурс берничә этапта узды. Катнашуга 152 гариза килгән. Техник экспертиза нәтиҗәләре буенча читтән торып уку этабына 89 катнашучы үтте, алар «Мин – югары уку йорты укытучысы» темасына видеоролик һәм фәнни, һөнәри һәм иҗтимагый казанышлары булган портфолио тәкъдим иттеләр.
Беренче көндезге турга 30 яшь укытучы чакырылган иде. Катнашучылар һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр, гамәли биремнәр белән лекцияләр үткәрделәр һәм студентлар белән эшләү методларын тәкъдим иттеләр.
Сайлап алу йомгаклары буенча финалга 10 конкурсант чыкты:
Камилә Хәсәнова, КДМУ;
Тимур Петров, КДЭУ;
Семен Романов, КФУ;
Анна Кондратьева, Россия Юстиция министрлыгының Казан филиалы;
Гүзәлия Бикбулатова, КНИТУ-КХТИ;
Дмитрий Никитин, КДМУ;
Наталия Орлова, КДАТУ;
Алмаз Аетов, КНИТУ-КХТИ;
Олег Бабиков, КДЭУ;
Дмитрий Никитин, КДМУ.
Финал турында катнашучылар фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясадылар, ораторлык осталыгын, экспертлык һәм аудитория белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Чыгышларның тематикасы энергетика, медицина, архитектура, хәтер, яшьләрне деструктив төркемнәргә җәлеп итүне кисәтү, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендәге заманча мәсьәләләрне үз эченә алды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов мөрәҗәгать итте: «Чыннан да талантлы финалистлар. Чыгышларны карау бик кызык булды, һәрберсе үзенчә мавыктыргыч иде. Сез безнең талантлы яшьләребезнең бик киң плеядасы вәкилләре. Мин һәрвакыт әйттем һәм әйтәчәкмен: безнең илдә, бигрәк тә безнең республикада яшьләр искиткеч талантлы!».
Чара тәмамлангач, барлык финалга чыгучыларга дипломнар тапшырылды. Конкурс нәтиҗәләре эксперт комиссиясе бәяләрен санаганнан соң игълан ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Республикасы югары уку йортларының 35 яшькә кадәрге яшь укытучылары арасында үткәрелә. Җиңүче һәм призерлар акчалата премияләр алачак:
Җиңүче шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервына керүенә дәгъва итә алачак.
Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан ачык талантлар университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырды.