«Яшь гаилә»: Татарстанда 93 гаилә яңа фатирлы булды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстанда  «Яшь гаилә» республика социаль ипотека программасы дәвам итә. Бүгенге көндә 93 гаилә яңа фатирларга ия булды, ә 26 районнан 379 гаилә документлар әзерли, 3,5 меңнән артык яшь гаилә башкарма комитетларга яңа программада катнашу мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте.

Әйтик, шушы көннәрдә Чаллыда 6 яшь гаиләгә яңа фатирлар бирелде.Шәмсетдиновлар гаиләсе үз тәэсирләре белән уртаклашты. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, бу-Яңа елга иң зур бүләк. Моңарчы алар арендага алынган фатирда яшәгәннәр. Бәхетле гаиләләрне котларга Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков һәм башкалар килгән иде.

«Яшь гаилә» программасы буенча ташламалы социаль ипотека шартларында фатир алырга мөмкин. Өстәвенә, программада бюджет өлкәсендә генә түгел, коммерция структураларында эшләүчеләр, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр катнаша ала», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.Бүген яңа фатирлардан ачкычларны Казаннан 5 яшь гаилә алды. Ә инде 29 декабрьдә 13 гаилә Түбән Камада үз торакларына ия булачак.

Социаль ипотека алу өчен төп шартлар-Татарстанда яшәү һәм эшләү, шулай ук торак шартларын яхшырту. Мөрәҗәгать итүченең яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасында  «Яшь гаилә» дигән яңа категория барлыкка килде.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү һәм мөмкинлекләрне киңәйтү инициативасы белән чыкты. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мондый механизм ТР ДТФ белән берлектә эшләнде. Хәзер фатирны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә яшь гаиләләрнең барлык категорияләре сатып ала ала.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр катнаша ала.  Программада балалары булган тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала. Шулай ук күчемсез милек сатып алырга мөмкинлек бирүче керемне расларга кирәк.

ТР ДТФ социаль ипотека программасында катнашу өчен  гариза бирүченең теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International