Татарстанда Яшьләр хөкүмәтенең өченче составын билгеләделәр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәтенең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү буенча Координация советы утырышы узды.Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.

 Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, профильле министрлыклар җитәкчеләре урынбасарлары һәм яшьләр хөкүмәтенең яңа әгъзалары катнашты.

Ләйлә Фазлеева үз чыгышында Яшьләр хөкүмәтенең игътибар үзәгендә булырга тиешле төп приоритетларны билгеләде һәм консультатив-киңәшмә органы әһәмиятен ассызыклады.

Тимур Сөләйманов, үз чиратында, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының ТР Яшьләр хөкүмәте белән хезмәттәшлегенә нәтиҗә ясады,  яшьләр һәм дәүләт хакимиятенең төрле органнары арасында диалогны тәэмин итүдә аны кирәкле экспертиза белән төп буын буларак билгеләп үтте. Александр Белов яшь дәүләт хезмәткәрләренең республика форумы турында искә төшерде, ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә аның мөһимлеген ассызыклады.

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова икенче состав эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елдагы эш турында хисап тотты.  Аның сүзләренә караганда, өч ел дәвамында Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте Россия Федерациясенең 72 регионы арасында алдынгы урында тора. 2020 елда Красноярскида Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе съездында шулай ук эшчәнлеккә йомгак ясалды. Анда ул “Иң яхшы Яшьләр хөкүмәте” һәм “Иң яхшы мәгълүмати-аналитик эшчәнлек” бүләкләренә лаек булды. Моннан тыш, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге эшчәнлектән тыш, Яшьләр хөкүмәте халыкара дәрәҗәдә дә эшчәнлек алып бара: хәзерге вакытта өч ил белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән. Һәр киңәшченең эшчәнлеге проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Шулай итеп, Яшьләр хөкүмәте әгъзалары тарафыннан 200 меңнән артык кеше катнашында 30дан артык проект гамәлгә ашырылды. 2020 елда 7 млн сумнан артык күләмдә грантлар бирелде. Моннан тыш, Яшьләр хөкүмәте әгъзалары даими рәвештә К(и)ФУНЫҢ дәүләт һәм муниципаль хезмәт югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты ярдәмендә белем алалар.

Шулай ук, 2020 елда Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте һәм резервтагы состав әгъзалары өчен өстәмә белем бирүнең фундаменталь программасы эшли башлады. Яшьләр хөкүмәте ел саен Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында коррупциягә каршы республика яшьләр форумын оештыручылар буларак чыгыш ясый.

2020 елда Казанда шулай ук 67 субъекттан һәм 3 илдән килүчеләр  катнашында I Бөтенроссия Яшьләренең  коррупциягә каршы форумы үткәрелде. Быел беренче тапкыр, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте,  кадрлар департаменты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы яшь дәүләт хезмәткәрләренең I Республикакүләм  форумы үткәрелде.

Чарада Татарстан Республикасының 40 министрлык һәм ведомстволарыннан 80 яшь дәүләт хезмәткәре һәм Татарстан Республикасы яшьләр үзидарәсе органнарының 20 әгъзасы катнашты.

    Моннан тыш, Яшьләр хөкүмәте тарафыннан флагман проекты - «Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте көннәре»тормышка ашырыла. 2019 елда ул “Россия Федерациясенең милли проектларын гамәлгә ашыруда яшьләрнең роле”  форсайт-сессияләр форматында гамәлгә ашырылды.

    Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә барлыгы 9 тапкыр чыгу үткәрелде. 2020 елда әлеге проект социаль челтәрләр платформасында укыту программасы форматында тормышка ашырылды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәтенең яңартылган составына таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.

   Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәтенең өченче составына 17 министрлык һәм ведомство эшчәнлеге юнәлешләре буенча 43 кеше керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International