«SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале: республика халкы һәм кунаклары бу кышның иң якты фестиваленә чакырыла

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

    6нчы февральдә Мамадыш шәһәре экстрим һәм кышкы уеннар яратучыларга менә биш ел рәттән үткәрелеп килүче «ЅиппуФест»креатив чаналар халыкара фестивале үз ишекләрен ачачак.

     Бу чара ярыш кына түгел, ә истә калырлык кышкы бәйрәм дә булачак. Программада : балалар белән ял итү, таудан чанада шуу, призлар, сый-хөрмәтләр  һәм  халык һөнәрчелеге вәкилләренең мастер-класслары.

    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проектны тормышка ашыру өчен, ТР яшьләр оешмаларының Мамадыш район Советы коммерцияле булмаган оешмаларга яшьләрнең социаль яктан әһәмиятле проектларын тормышка ашыру өчен Республика конкурсы кысаларында 300 мең сум күләмендә грант отты.

      Чаналарыгызны әзерләп, дуслар җыеп, кунакларны Мамадыш шәһәрендә, Совет һәм Гагарин урамнары киселешендә (үзәк, җәяүлеләр урамы) шаккаттырыгыз.

    Җиңүчеләрне компетентлы жюри һәм тамашачылар тавыш бирүе буенча билгеләячәкләр. . Сайлап алуның төп критерийлары-кызыклы конструкторлык идеясе, креатив экипировка,чананы финиш билгесенә кадәр озайту ераклыгы һәм төшү алдыннан перфоманс .

  Катнашу өчен гаризалар 1 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: http://sunny-fest.ru/podat-zayavku/ . Бүләк фонды – 150 000 сум.

Башлана:  10.00 сәгатьтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International