Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Д.И. Фәттаховның 2020нче ел йомгаклары буенча коллегия доклады

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Хәерле көн, хөрмәтле Алексей Валерьевич, Павел Владимирович, коллегия әгъзалары, кадерле дуслар!

Хәерле көн,  хөрмәтле хезмәттәшләр  һәм чакырылган кунаклар! Без сезне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә   сәламләвебезгә бик шатбыз.

Беренче чиратта, гадәттәгечә  эшебезнең төп күрсәткечләренең үтәлешләре  турында хәбәр итәргә рөхсәт итегез:

- Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга бюджет чыгымнары 1,6 млрд. сум тәшкил иткән;

- бюджет үтәлеше билгеләнгән планның 95,4% тәшкил итте, бу конкурс процедураларында экономия ясау белән аңлатыла;

-бюджеттан тыш чыганаклар хисабына тармак өстәмә 48,9 млн. сум алды;

- консолидацияләнгән бюджетка салымнар буенча бурычларны һәм кичектерелгән кредит бурычларын булдырмау буенча нәтиҗәле  эш оештырылды;

- Министрлык эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген тәэмин итә торган коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең методик киңәшләре һәм тәкъдимнәренә  туры китереп эшләде;

- Министрлык тарафыннан дәүләт идарәсенең максатчан индикаторларына һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләренә тулы күләмдә ирешелде;

- ниһаять, без илдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча лидерлыкны саклап калуны дәвам итәбез; Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкка безгә  ярдәм итүләре һәм югары бәя бирүләре өчен рәхмәт! 2020 елда федераль форум кампаниясе һәм “Россия яшьләре”конкурслары нәтиҗәләре буенча, Татарстан проектлары 125 миллион сумнан артык акча алган, ә бу узган ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк. Иң зур Бөтенроссия форумнарының берсе-студентлар клублары Милли Лигасы слеты.  Ул җитәкчелек ярдәме белән Татарстанга күченде. Бик зур рәхмәт!

 Шулай ук безнең яшьләр оешмаларына рәхмәт әйтәсем килә.  Бу нәтиҗәләрнең зур өлеше сезнеке, дуслар! Бу аеруча «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» оешмасы активлыгы белән бәйле.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2020 ел безнең тармак өчен барлык яктан да тарихи ел булды. Пандемия белән бәйле глобаль мәсьәләләр белән беррәттән, бу – Россия Федерациясе Конституциясендә яшьләр сәясәте барлыкка килү һәм күптән көтелгән «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» Федераль закон кабул ителү. Законның әһәмиятлелеге турында без Россия Федерациясе Дәүләт Советының яшьләр сәясәте буенча эшче төркем утырышларында да, 2019 ел нәтиҗәләре буенча “Россия яшьләре” эшләре буенча федераль агентлык коллегиясендә дә берничә тапкыр сөйләштек. Бу зур җиңү!

Безнең өчен бу процесста Татарстан Республикасы мөһим роль уйнавы, аерым алганда, безнең эшче төркемнең “Россия яшьләре” командасы составында катнашуы һәм безнең депутатларның җәлеп ителүе, Сезнең, Марат Мансурович, шәхси экспертиза һәм активлык безнең өчен бик мөһим.

Федераль законның барлыкка килүе дәүләт яшьләр сәясәте учреждениеләренең билгеләнгән функциональ һәм тиешле штат расписаниесе булган бердәм норматив базасын һәм номенклатурасын формалаштыруга, шулай ук финанслау белән тәэмин ителгән «Россия яшьләре» федераль максатчан программасы барлыкка килүгә ярдәм итәр, дип ышанам.

Павел Владимирович, безгә һәм бөтен тармакка “Россия яшьләре” федераль программасы бик кирәк. Татарстан аны эшләү буенча Росмолодежьның таяныч төбәге булырга әзер.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2018 елда Министрлык тарафыннан яшьләр белән эшләүгә "Яшьләр өчен – бары яшьләр белән" принцибы буенча  яңача якын килү формалаштырылды.  Без бөтен тармакны, киң колачлап, яңадан эшләтеп җибәрдек.

Соңгы ике атна вакыйгаларын экспертлар бәяләве безнең белән формалаштырылган эш принцибының дөреслеген раслый. Аның нигезе-диалог. Ачык һәм гадел. Һәрчак үз фикереңне әйтә алу.  Ике як та бер-берсен ишетү мөмкинлеге. Бу хакта, 23 нче гыйнварда, митингка чыккан яшьләр министрлыкта узган очрашуыбыз вакытында һәм  урамда аралашканда сөйләделәр.

Диалог булмаганда, вакуум барлыкка килә, ул тиз арада альтернатив карашлар, повестка һәм кешеләр белән тутырыла. Моның өчен коммуникация каналлары кулланыла, анда без җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел. Без моны инстаграм һәм тик-ток социаль челтәрләре мисалында күрә алабыз.

Һичшиксез, кирәкле инфраструктура һәм актуаль яшьләр проектлары барлыкка килү безнең республиканы яшьләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч буларак  җәлеп итә. Әмма болар  борчыган мәсьәләләр буенча протест белән чыгудан туктатмый.

Яшьләрнең протест белән чыгуга этәргән соравы  башка табигатькә ия. Теләсә кайсы мәсьәлә буенча ачык диалогка керү мәсьәләсе.Соңгы ике атна вакыйгалары иҗтимагый-сәяси темалар буенча ачык сөйләшү өчен мәйданчыкларга кытлык проблемасын, шулай ук альтернатив карашны дәлилләп якларга әзер булган яшьләрнең җитмәве проблемасын хәл итте.

Моның өчен без булган мәйданчыкларны һәр яшь кеше өчен  ачык һәм кул җитәрлек  итәргә тиешбез. Алар кешеләр бәрелешенә түгел, ә  позицияләрнең бәрелешү урынына әйләнсен.

Шулай итеп, хөрмәтле коллегалар, актуаль максатларны исәпкә алып, миңа 2021 елга төп бурычларны формалаштырырга, шулай ук максатчан билгеләнүләр нигезендә 2020 ел нәтиҗәләре белән таныштырырга рөхсәт итегез.

Беренче  юнәлеш: нәтиҗәлелек һәм ихтыяҗ.

Исегезгә төшерәм, безнең инфраструктураны кирәкле итү өчен, без яшьләр объектларын яңартуга принципиаль яңа алым керттек. Бер ел элек белдергәнчә, хәзер функциональ заказчы ул -муниципалитетларда безнең тармак  мәнфәгатьләрен күздә тоткан яшьләр үзләре, ә һәрбер эш концепция эшләүдән һәм аның турында иҗтимагый фикер алышудан башлана.

Нәтиҗәдә, безнең яшьләр мохите объектларын яңарту институты катнашында узган ел без 35 объектка капиталь ремонт ясадык. Бу максатларга республика бюджетыннан 3 млрд. сумнан артык акча кертелгән. Әйтик, “Җәй – балаларга” лагерьларын яңарту программасы ярдәмендә, без ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял инфраструктурасы барлыкка килүен күрәбез.

Казанда, мәсәлән, 400 койка-урынга исәпләнгән, ел әйләнәсендә үткәрелә торган ”Яшьләр”лагеры; Бөгелмәдә – мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсуслаштырылган , Россия күләмендә иң эреләрдән  саналучы лагерь, Кама Тамагында – нульдән төзелгән «Аргамак», Лаеш районында «Юнитур» лагере һәм ел әйләнәсе эшләүче  «Йолдызлы» лагере. Һәм, әлбәттә, Түбән Камада «Артек» ның барлыкка килүен тарихи вакыйга дип атарга була. Бер ел элек без аны «Кама» лагере базасында ачу планнары турында сөйләштек.  Ә бүген  Татарстаныбызда «Артек» булуын зур горурлык белән  билгеләп үтәбез. Ул инде профильле сменалар кысаларында 650 дән артык катнашучыны кабул итте.

2019-2020 елларда Төзелеш министрлыгы белән бергә без 16 лагерьны тулысынча яңарттык. Быел эш дәвам итәчәк, чиратта 9 лагерь, финанслау күләме 1 млрд.сумнан артык.

Мәсәлән, Яшел Үзәндә милләтара бердәмлек һәм мәдәниятара күптөрлелек концепциясе булган «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларының берсе булачак. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып ачылачак.

Моннан тыш, Транспорт һәм Юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 2019-2020 елларда республиканың 18 районындагы 27 лагерьга 500 млн.сумга керү юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Быел план буенча 19 лагерьга  250  млн.сумга шундый эш башкарылачак.

    Инфраструктура белән беррәттән, безнең сменаларның эчтәлеге  күрсәтелгән юнәлешкә туры килергә тиеш.Шул уңайдан быел  сменаларның күбесендә  Бөек Җиңүнең җитмеш биш еллыгына  һәм ТАССРның йөз еллыгына багышланган махсус чаралар оештырылган иде,шулар арасында иң популяры – «Бөек Җиңү турында җитмеш биш факт»  проекты.

Хезмәттәшләр, шулай да беренче чиратта, без балалар ялының комплекслы куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Бу-Ләйлә Ринат кызы Фазлеева җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия кысаларында безнең төп бурычларыбызның берсе. 2020 елда Татарстан үз балалары һәм яшүсмерләре өчен ял оештыручы бик аз төбәкләрнең берсе булды. Бүген Рөстәм Нургалиевичның карары бик вакытлы һәм зирәк булып чыкты.

     Федераль мәгълүматларга караганда, узган җәйдә илдә балалар травматизмы һәм үлем-китем күрсәткечләре берничә тапкыр арткан. Экспертлар фикеренчә, бу күпчелек төбәкләрдә балаларның ялын тиешенчә оештырмау белән аңлатыла.

Без Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән уртак тырышлыкта  Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп имин ял оештыра алдык. Ул барлыгы 140 мең бала һәм яшүсмерне (139 449 кеше) колачлады.

Соңгы еллардагы иң мәдәни һәм көтелгән яшьләр объекты - узган җәйдә  ачылган «УРАМ» Яшьләр экстрим-паркы. Ике ай ярым эчендә  25 меңнән артык кеше булды.  Шул исәптән күрше төбәкләрдән дә килделәр.

    Болар барысы да «Enter» һәм «ИНДЕ» медиа-басмалары премияләрен  раслый. 2020нче ел нәтиҗәләре буенча, тавыш бирү юлы белән «Ел ачышы» номинациясендә безнең «УРАМ» җиңү яулады. Узган ел Яр Чаллы шәһәрендә  шундый киңлек барлыкка килү һәм 2021 нче елда Түбән Камада экстрим-парк ачылу безне тагын да актуальрәк һәм барлык  яшьләр өчен кирәкле итәр дип ышанам.

Шуңа да игътибар итәргә кирәк: бу спорт инфраструктурасы гына түгел,ә, беренче чиратта, яшьләрнең актив ялы өчен  иҗтимагый киңлек тә. Ә быел аның ябык өлеше, галереяләр, остаханәләр һәм медиа-үзәк өстендәге төзелеш эшләре тәмамлануга, «УРАМ» экстрим-паркы ел әйләнәсе тулы канлы яшьләр үзәге һәм яңа Арт-резиденция булачак.

     Арт-резиденцияләр, турында берничә сүз әйтеп китәргә рөхсәт итегез. Узган ел Татарстан «Таврида» арт-резиденцияләр челтәрен үстерү хокукын алган төбәкләрнең берсе итеп сайланган иде. Бездә алар барлыгы 7 булачак, аларның беренчесе - «Йолдызлык» арт-резиденциясе.

   Арт-резиденцияләрнең идеясе - креатив кластерны үстерү, яшьләр өчен иҗади проектларга һәм шәхесләргә кирәкле бизнес-продукт булырга ярдәм итәрдәй продюсерлык үзәген булдыру. 

   Татарстанда арт-резиденцияләр челтәрен үстерү медиа һәм кино, театр һәм мода, музыка һәм хореография һ.б. юнәлешләр буенча яңартылган яшьләр үзәкләре базасында гамәлгә ашырылачак. Мин ышанам: республиканың Мәдәният министрлыгы һәм иҗади бергәлекләр белән бергә креатив индустрияләр үсешендә дә алга китәрбез.

Министрлыкка нигез салынганнан бирле яшьләр объектларын яңарту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республиканың  27 районында 37 яшьләр үзәге бар. 2020нче елда модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасының 5 районында 6 яшьләр үзәге яңартылды.

   Министрлыкның бурычы-бу объектларны яшьләр арасында чын-чынлап кирәкле итү. Моның өчен без яшьләр үзәкләре эшен кардиналь рәвештә яңадан карап чыктык  һәм өч төп яссылыкта эшнең төп принципларын формалаштырдык: инфраструктура, кадрлар һәм программа белән тәэмин итү. Болар барысы да узган ел әзерләнгән стандарт нигезенә салынган. Хәзер яшьләр үзәкләренең үз эшчәнлек стандарты бар.

Аның барлыкка килүе чит  төбәк   коллегаларыбызда да зур кызыксыну уятты. Бу хакта үз чыгышында Татарстан Республикасы яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов сөйләячәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! 2021нче елга Министрлык үзе өчен төп өстенлекне билгеләде, бу яшүсмерләр! Нәкъ менә яшүсмер чакта тормышка караш һәм кыйммәтләр системасын, гражданлык позициясен, дәүләткә һәм җәмгыятькә мөнәсәбәтне формалаштыручы тәҗрибә туплана, һөнәри траекторияне билгели.Бу -  кешенең киләчәк  тормышын билгели торган тәҗрибә. Баланың яшьлек чорына керүе  һәм гаиләдә генә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләүдән туктавы, димәк, дәүләтнең роле зур  әһәмияткә ия.

Без MinMolteens концепциясен эшләдек, анда Министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принцибы һәм теләсә кайсы проектка, белгечкә һәм инфраструктурага таләпләр  тасвирланды. Бу -  вакыт таләбе.

Бүгенге буын (Z – 2003-2023 елгылар)  ул  -  беренче чиратта, экспериментлардан курыкмый торган, үз үсешен  тормышка ашыру өчен куллана торган яңа мөмкинлекләргә ачык яшь кеше Хәзерге яшүсмерләр, еш кына текстка вакытны әрәм итмичә, мем, стикер һәм эмоджи ярдәмендә мәгънәләр һәм хисләр формалаштыра. Әйе, аларга кайвакыт зур мәгълүмат массивларында, калын дәреслекләрдә һәм инструкцияләрдә катнашу кыен.

  Әйе, вакыты белән алар  импульсив булырга мөмкин, тәнкыйтькә дә әзер түгел. Ләкин диалогны һәм гаделлекне бәялиләр, гаделсезлек күренешләренә кискен реакция ясыйлар һәм  үз фикерләрен ачыктан-ачык онлайн да, офлайн да белдерергә әзерләр.

Бу аларның вакытыннан алда акча эшли башларга омтылышында күренә.. Яшүсмерләрдә эшкә урнашуга ихтыяҗ арта. Әмма эш бирүчеләр балигъ булмаган яшүсмерне  эшкә алганда, күп кенә  проблемалар  белән очраша. Мәсәлән, аларның мәгълүматларына караганда, мәшгульлек үзәге белән оешма арасындагы килешүгә кул куйганнан соң, күзәтчелек органнары бик күп мөрәҗәгатьләр җибәрә. Алар әйткәнчә, эш бирүче төп эшчәнлек белән шөгыльләнү урынына, тикшерүчеләрнең  күпсанлы сорауларына җавап бирергә мәҗбүр. Бу шартларда яшүсмерләрне эшкә алу күп уңайсызлыклар тудыра.  Шул ук вакытта яшүсмер эш урыны  эзли һәм, аны хезмәт  базарында да тапмагач,  легаль булмаган эшкә урнашырга мөмкин.  Андый очракта  без аны күрмәячәкбез һәм аңа ярдәм итә алмаячакбыз. Бүген без бу мәсьәлә буенча, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Габделганиев Фәрит Солтан улы белән фикер алышабыз һәм аларны хәл итү механизмнары турында сөйләшәбез.Яшүсмерләр арасында социаль-негатив күренешләргә каршы тору мәсьәләләрендә безнең системаның яшьләр белән эшләү буенча тырышлыгы, барыннан да элек, профилактикага юнәлдерелгән. Әйтик, яшүсмерләр катнашында узган елгы резонанс җинаятьләреннән соң, без бу вакыйгаларның алшартларын анализладык.  Һәрберсенең үз сәбәбе булуы ачыкланды. Берсен – футбол секциясеннән төшереп калдырганнар, икенчесенә – ата-аналарның аерылышуы сәбәпле, игътибар җитмәү, өченчесендә буш вакытларын өйдә компьютер артында үткәрү кебек сәбәпләр табылган. Шуңа күрә профилактик эшебезнең төп бурычы-үсмерләрне җәлеп итү, аларны безнең чараларга китерү, үтемле секцияләр тәкъдим итү, абруйлы остазларның үрнәген күрсәтү. Татарстанның яшьләр сәясәте тармагы ил күләмендә уникаль челтәр булып тора-бу республиканың 28 муниципаль берәмлегендә 224 яшьләр-яшүсмерләр клубы. Һәм бүген без аларның эчтәлеген принципиаль рәвештә үзгәртергә тиеш. Хөрмәтле коллегалар, муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм, яшүсмерләр клублары, яшьләр сәясәте учреждениеләре буларак, нәкъ менә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яшүсмерләр аудиториясе белән эшләргә тиеш . Ә хәзер алар муниципалитетларда гомуми санның 36%  гына тәшкил итә.

Яшьләр-яшүсмерләр клубы-мәктәпкәчә яшьтәге балалар яки кече сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрү урыны түгел. Әлбәттә, алар  бюджеттан тыш керемнәрнең яхшы булуын тәэмин итәләрдер. Ләкин  без бу клубларның эшен, беренче чиратта, заманча яшүсмерләргә кызыклы булырдай, аларны җәлеп итәрдәй шөгыльләргә багышларга тиеш.

Казан шәһәренең Мәскәү районында ачылган “Остаз” яшүсмерләр клубы мондый концепциянең яхшы үрнәге булып тора. Клуб бинасында лекторий, шулай ук тегү-күн, столяр, чүлмәк ясау остаханәләре эшли. Аларның эшенә сорау, ихтыяҗ да зур. Заманча яшүсмерләр клублары нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде.

2020нче елда барлыгы 7 муниципаль берәмлектә 16 яшүсмерләр клубы ремонтланды. Без яшүсмерләр клубына яки яшьләр үзәгенә килергә теләге булмаган яшьләр белән аеруча актив эшләргә тиеш.

Яшүсмерләр клубының бурычы-яшүсмерләр белән тыгыз бәйләнешкә керү, ишегалларында булу, алар белән диалогка  керү, теге,яки бу микрорайон яшүсмерләренең кызыксынулары һәм мавыгуларын аңлау. Шул вакытта гына яшүсмерләр клубында яшь буенча кирәкле аудиторияне ачыкларга мөмкин.

Әмма, әгәр элек безне офлайнда эшләү канәгатьләндерсә, хәзер инде Интернет бар.  Бу яшүсмерләр тормышы өчен бөтенләй аерым, үз-үзен тәэмин итә торган мохит. Бары тик  яңа технологияләрне дөрес кулланырга өйрәнергә кирәк.

Узган ел безгә онлайнда эшне ничек оештырырга кирәклеген  күрсәтте. Яшьләр оешмалары һәм учреждениеләр челтәре белән бергә без 30 меңнән артык шундый чара уздырдык, җәлеп ителгән яшьләр санын берничә тапкыр арттыруга ирештек (2,5 млн кулланучы). Безгә, дәүләт буларак, яшүсмерләр белән коммуникацияләрнең принципиаль яңа парадигмасын булдыру мөһим. Чөнки без берничә тапкыр әйткәнебезчә, әгәр безнең гаджетта яшүсмер юк икән, без аның өчен бөтенләй юк, дигән сүз.

Интернет челтәрендә чакырулар  көннән-көн җитди. Бу АУЕ һәм башка тыелган агымнар вәкилләренең максатчан эше белән дә бәйле. Алар яшүсмерләрне интернет челтәре  берләшмәләрендә төгәл, максатчан һәм методик яктан ышанырлык итеп, вибербуллинг, троллинг һәм кибермошенниклык белән буйсындыралар. Яшүсмерләр  еш кына алар белән бергә бер  кала.

Шулай итеп, без виртуаль дөньяда үзебез өчен өр-яңа  күренешләр белән очрашабыз.  Алар  соңыннан реаль проблемалар, психик тайпылышлар һәм шәхес куркынычсызлыгына янауларга әйләнә. Моңа каршы тору өчен, MinMolTeens концепциясе кысаларында, без «Цифрлы гигиена» проектын башлап җибәрдек. Бу -  безнең психологлар катнашында һәм яшүсмерләрнең үзләрен җәлеп итеп эшләнгән видеороликлар, аудио- видео подкастлар, мемлар җыелмасы һәм интерактив чаралардан торган продуктлар комплексы. Аларның мөһим бурычы-Интернетта булган бөтен нәрсәгә карата тәнкыйди фикерләү формалаштыру,  цифрлы иммунитетны ныгыту. Аларның күбесе бүген интернет челтәрдә   һәм ул меңнәрчә кешеләр тарафыннан карау җыйган.

Бу мәсьәләдә безнең психологик хезмәтләребез төп рольне уйнарга тиеш. Узган ел Министрлык тарафыннан аларның актуаль торышына мониторинг ясалды. Бу елга безнең бурыч – “Психологик эшчәнлекнең дәүләт системасын үстерү” ярдәмче проектын эшләү һәм раслау.

Төп мәсьәлә, хезмәттәшләр, әлбәттә, кадрлар мәсьәләсе. Яшьләр сәясәтенең Корпоратив университеты профилактик эшкә җәлеп ителгән белгечләрне әзерләү белән шөгыльләнә. 2020 нче елда анда 1974 кеше – МЦ бүлекләре башлыклары һәм директорлары,  җәйге ялны оештыручылар  һәм безнең эш сыйфаты стандартлары нигезендә яшьләр белән эшләү белгечләре  белем алды. Хөрмәтле Алексей Валерьевич, 2021нче елда Корпоратив университет эшенә ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Профилактик эштә остазлык институты зур роль уйный. Пилот режимында «Форпост» үзәге һәм Казан шәһәренең яшүсмерләр клублары челтәре тарафыннан “СВОИ” проекты тормышка ашырыла.

“СВОИ”- үз микрорайоннарында  авыр яшүсмерләрне кызыксындыручы, аларны яшүсмерләр клубына   җәлеп итүче, алар өчен тормышта дөрес юл күрсәтүче абруйлы остазлар, тренерлар, педагоглар. Проектны пилот режимында сынап караганнан соң, без аны бөтен республикага таратырга планлаштырабыз. Мондый проектлар, минемчә, безгә күптән кирәк иде.Мәсәлән, Яшел Үзәндә районында Яшьләр үзәге һәм төрле яшьләрне җәлеп итү урыны буларак сыйфатлы инфраструктура булмау, шулай ук социаль-тискәре күренешләргә карата заманча профилактика җитмәү узган елгы кризислы ситуацияләрнең бер сәбәбе булды. Тиздән бездә заманча «Порт» яшьләр үзәге ачылачак, аны төзүдә Яшел Үзән яшьләре үзләре дә катнашты.

Хөрмәтле коллегалар, нәтиҗәле профилактик эш алып бару өчен без оффлайн да, онлайн да бертигез дәрәҗәдә профессиональ булырга тиеш.

Безнең беренче коллегиябездә формалаштырылган икенче максатчан юнәлеш -яшьләр белән аралашуның яңа форматы.

Аны гамәлгә ашыру өчен без, беренче чиратта, булган потенциалны файдаланырга тиеш. Узган ел нәтиҗәләре буенча, без ышаныч телефоны сервисын яңадан эшләтеп җибәрү мисалында билгеле бер нәтиҗәләр күрәбез. Ул коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында  аеруча кирәк иде.

2020нче  елда ышаныч телефонына  кергән мөрәҗәгатьләр саны 14% ка артты, ә «Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды» аны узган ел нәтиҗәләре буенча илдә иң яхшысы дип таныды. Хезмәтегез өчен рәхмәт, хөрмәтле  хезмәттәшләр!

Быел безнең максат – яшьләрнең  бердәм ышаныч телефонын булдыру һәм яшьләргә, шул исәптән психолог булмаган ерак районнардагы  мәктәпләргә дә  квалификацияле психологик ярдәм күрсәтү. Бу - Министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән бергә формалаштырылган 6 ачык максатыбызның берсе.

Коммуникацияләрнең яңа форматы, 2020нче  елның приоритеты нигезендә, күбесенчә республика районнарында яшәүче яшьләргә юнәлдерелде. Җитәкчелек ярдәме белән узган ел без “Автобус: Яшьләр вакыты” проектын тормышка ашырдык.

Акция барышында яшьләрдән  600 артык инициатива тәкъдим ителде, аларның күбесе тәкъдир итү вакытында, мәсәлән, Арча яки Тукай районындагы кебек, җирлек башлыклары тарафыннан хупланды. Быел проектлар һәм инициативалар тагын да күбрәк булачак, чөнки Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча “Автобус” район үзәкләре белән беррәттән, кече торак пунктларга да керәчәк.

Хезмәттәшләр, урыннарда үзгәрешләр кертү өчен системалы карар булып, яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасында яңа грантлар конкурсы булачак. Безнең оешмалар челтәре арасында уйнатылачак 50 млн. сум сезнең проектларны һәм программаларны финанслауны берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аны файдаланыгыз! Яшьләрне һәм безнең яшьләр оешмаларын конкурста катнашуга җәлеп итегез! Сезнең активлыкка өметләнәбез.

Республиканың барлык муниципаль районнарында яшьләр парламенты барлыкка килүе узган елның иң әһәмиятле вакыйгасы булды. Сайлаулар онлайн-тавыш бирү форматында һәм бары тик кызыксынган яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтүе аша  узды .Нәтиҗәдә, бүген һәр районда үз районы яшьләре мәнфәгатьләрен яклау өчен мандат алган инициативалы яшьләр бар. Урыннарда эшләүче  хезмәттәшләремнән  аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүләрен  сорыйм. Алар - безнең  кадрлар резервы.

Нәтиҗәле эшләү өчен, безнең яшьләр белән аралашу ике яклы булырга тиеш. Безгә мәгълүматны яшьләргә җиткерү генә түгел, ә аннан кире элемтә алу, аналитик тикшеренүләр аша максатчан аудиториябезнең үзенчәлеген өйрәнү дә мөһим. Мондый эшнең мөһим нәтиҗәләреннән берсе - Министрлыкның фәнни-методик советы тарафыннан әзерләнгән, соңгы 25 елда Татарстан Республикасында яшьләр хәле, аның сәламәтлеге, социаль-икътисади хәле, һөнәри үсеш, кыйммәтле ориентацияләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча әзерләнгән масштаблы доклад булды.

 Фәнни-тикшеренү потенциалының үсешенә, нигездә, агымдагы елның мартында Казанда планлаштырылган дәүләт яшьләр сәясәтенә багышланган Халыкара конгресс хезмәт итәр, дип ышанам.

Безнең тармакның стратегик үсеше өчен,  өченче максатчан юнәлеше  - яшьләрнең үзүсешен  тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр мохите булдыру. Монда безнең яшьләр оешмалары төп рольне уйный.

Бүген республикада «Кадрлар резервы» проекты, «Вверх», «Политзавод» һәм                      «Студентлар лигасы» конкурслары ярдәмендә актив яшьләрнең нәтиҗәле системасы төзелде. Узган ел  студентлар отрядлары, КВН уеннары өчен   тарихи ел булды.

Әйдәгез, республика  КВН хәрәкәте тарихында беренче тапкыр Югары лига чемпионнары булган “Татнефть җыелма командасы”н  тагын бер кат җиңүләре белән котлыйбыз. “Татнефть” оешмасына һәм шәхсән Наил Өлфәт улы  Магановка ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт.  Хәзерге яшьләр сәясәте -Аграр яшьләр берләшмәсе, Эшләүче яшьләр берлеге, Балалар оешмалары советы, “Идел” үзәге, Россия яшьләр союзы, Яшь гвардия, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Волонтерлык хәрәкәте, “Шаян ТВ” телеканалы проектлары, Яшьләр парламенты һәм Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәте, “Патриот” һәм “Ватан” үзәге проектлары. Моннан тыш, без «Созвездие-Йолдызлык», «Наше время-Безнең заман» фестивальләре, «Сәләт» хәрәкәте аша иҗади, талантлы укучы һәм эшләүче яшьләргә ярдәм итү буенча брендлы проектлар белән горурланабыз.. 2020нче елда Яшьләр дипломатиясе Академиясе белән берлектә Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән без Россия Яшьләренең  Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлек итү буенча халыкара проект офисын ачтык. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкка ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт!

Узган елда, алар белән беррәттән,  яшьләргә үз урыннарын табу өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән берничә проект яңа дәрәҗәдә усеш алды. Алар аеруча быел актуаль булачак, чөнки 2021нче ел туган телләрне саклауга һәм халыклар бердәмлегенә багышланган.

“ТАБА” платформасы проектлары – ЭтноСтартапФорум,  Этномузыка фестивале, “ТАБА” яшьләр форумы, Татар яшьләре көннәре, Печән базары, Бикафест. Ул проектлар яшьләр арасында |«Милли һәм заманча» концепциясенең популярлыгын арттыра.

Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә  безнең «Кайтам» медиа-проекты багышланган.  Ул  үз вакытында Татарстаннан китеп,  читтә уңышка ирешеп,  яңадан республикабызга кайткан яшьләр турындагы язмалар. Узган елны  “Кайтам” проекты роликларын  1 миллионнан артык кеше караган. Минемчә, бу әйбәт башлангыч һәм аны дәвам итәргә кирәк!

Үзүсеш өчен мохит турында сөйләгәндә, без яшь гаиләләргә ярдәм итүне төп бурыч итеп күрәбез. 2020нче елның сентябрендә без Татарстан Республикасы яшь гаиләләр форумы уздырдык, аның нәтиҗәләре буенча, 1000 кешедән торган “Ярат” яшь гаиләләр берләшмәсе оештырылды.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән социаль ипотека кысаларында “Яшь гаилә” категориясенең барлыкка килүе 2020нче  елның мөһим нәтиҗәсе булды. Хәзер 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган һәр яшь гаилә бу программада катнаша ала.

Алты ай эчендә аны тормышка ашыру өчен республиканың 27 муниципаль берәмлегеннән 1000нән артык яшь гаилә гариза биргән, ә 9 муниципалитеттан 212 яшь гаилә социаль ипотека шартларында яңа торакка ия булган. Яшьләргә торак алуда ярдәм итү, эшкә урнашу һәм балалар лагерьларына юлламалар алу буенча  гражданнарның мөрәҗәгатьләре аеруча күп.

Безнең барлык программаларны тормышка ашыруда төп партнерларыбызның берсе – Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы тәрбия эшләре советы мөһим роль уйный. Быел безнең бурыч  - югары уку йортлары арасында тупланган тәҗрибәне кулланып, урта махсус уку йортлары белән тагын да системалы хезмәттәшлекне башлап җибәрү. Өстәвенә, училище һәм көллиятләрдә укучыларның күп өлеше - яшүсмерләр.

2020нче елның тагын бер нәтиҗәсе - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә эшләүче яшьләрнең Координацион советы барлыкка килү. Ул хакимият органнарының, предприятиеләрнең һәм яшьләрнең үз көчләрен эшче яшьләрнең социаль һәм профессиональ үзүсеше мәсьәләләрен хәл итүдә  мөһим институт булыр дип ышанам. Без үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча шуны билгеләп үтәсем килә: яшьләргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирүче предприятиеләргә – “Татнефть”, “КамАЗ”, Түбән Кама нефтехим, Татэнерго, Челтәр компаниясе, Казан вертолет заводы һәм Казан дары заводларына зур  рәхмәтләребезне белдерәбез.  “Мәгариф”милли проекты кысаларында безнең төбәк җаваплылыгында булган волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә без җитди алгарыш алдык. Без иреклеләр ресурс үзәге булдырдык, икенче ел рәттән игелекле эшләр төбәге булып торабыз. Безнең 4 проект “Россия иреклесе – 2020” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Тик безнең барыбыз өчен дә ковид -19чын сынау һәм тикшерү булды.  Март ахырыннан Татарстан Республикасы «Без бергә" Бөтенроссия үзара ярдәм итешү акциясен гамәлгә ашыруга актив кушылды һәм “Ярдәм янәшә!”республика хәрәкәтенә ярдәм итте. Бу бу уртак көч белән халыкның иң зәгыйфь катламнарына ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. «Без бергә» сүзе эпидемия чорында җәмгыять өчен, бөтен ил өчен өмет, ышаныч  символы булды.

Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре территориясендә волонтерлар штаблары оештырылды, алар тарафыннан 20 меңнән артык гариза эшләнде һәм 300 меңнән артык адреслы ярдәм күрсәтелде. Без бергә!” акциясе бүген дә үз эшен туктатмады. Волонтерларның төп бурычы — азык-төлек һәм дарулар китерүдән тыш, поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә медицина персоналына ярдәм итү. Форсаттан файдаланып, волонтерларыбызга зур рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәтле коллегалар, районнарга мөрәҗәгать итәм, безнең өчен һәр муниципалитетта иреклеләр үзәге барлыкка килүе бик мөһим, ул 24/7 режимында иреклеләр белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә алып барачак.

Әмма, коллегалар, сезнең өчен күп кенә ресурс проектлары буенча без муниципалитетлар ягыннан  активлыкның түбән булуын  билгеләп үтәбез, дип әйтергә мәҗбүрмен. Коммерцияле булмаган оешмалар арасында грантлар конкурсында 16 районнан бер генә гариза да алынмады. Ә бу приз фонды 18 млн. сум өчен көрәшү мөмкинлеге бар иде.

Яшьләрнең инициативаларына ярдәм итү буенча тагын бер төп программа-республика яшьләр форумы.

Менә үз кадрларын булдырырга  мөмкинлек бирмәгән районнар. Алар  «Кадрлар резервы»проектына бер генә гариза да бирмәгән. Тиешле нәтиҗәләр ясавыгызны сорыйм.(Слайд)

Шул ук вакытта уңай мисаллар да күп, аларның санын һичшиксез арттырырга кирәк. Мәсәлән, 2020 нче елда Актаныш районы, Азнакай тәҗрибәсе буенча, авыл җирлекләре башлыкларының яшь ярдәмчеләренә өстәмә акча түли башлады. Бу тәҗрибә бөтен җирдә дә була алыр иде һәм, һичшиксез, нәтиҗә бирер иде.

Менә муниципаль грантлар конкурслары үткәрә һәм үз яшьләренә стипендия һәм премияләр бирә торган районнар. Ә менә кайбер муниципалитетлар үз активлыклары аркасында грант конкурсларында алган финанслау күләмнәре.(Слайд).

Республикада яшьләрнең тигез мөмкинлекләргә ия булуы һәм яшәү урынына карамастан, заманча һәм актуаль объектларга, социаль гарантияләр һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мохиткә керү мөмкинлеге булуы безнең өчен бик мөһим. Ниһаять, республика Президенты ярдәме белән, 2020 нче елда без тармак буенча уртача хезмәт хакын 26 мең сумнан 30 меңгә кадәр җиткердек. Муниципаль берәмлекләр адресына ай саен максатчан һәм адреслы финанс чараларын яшьләр сәясәте учреждениеләренә җиткерүне контрольдә тотуны көчәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итәбез.

Хөрмәтле коллегалар, 2020нче  елда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәлелек рейтингына игътибар итүегезне сорыйм. Ел башында муниципалитетлардан килгән коллегалар тәкъдиме буенча рейтингны формалаштыру критерийларын үзгәрттек, кайбер индикаторларны яңарттык, актуаль булмаган күрсәткечләрне җыйдык. Быел муниципалитетларны бәяләү 2021 нче елга яшьләр сәясәте өстенлекләренә бәйле булачак. Аларны сез экранда күрәсез (яшүсмерләр белән эшләү, яшь гаиләләргә ярдәм итү, авыл яшьләренә ярдәм итү).(Слайд)

 

Игътибар итеп карасак,  рейтингта яшьләр эшләре буенча мөстәкыйль органнар эшли торган районнар алдынгы урыннарны били. Рөстәм Нургалиевич тәкъдимнәренә колак салган һәм 2019-2020 нче елларда бүлекләр төзегән муниципалитет җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез (Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Питрәч, Актаныш, Алабуга, Бөгелмә).

Быел мондый районнар күбрәк булыр дип ышанабыз. Хөрмәтле Экзам Саматович, бу мәсьәләдә сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез!

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Яшьләр сәясәте өлкәсе өчен бу системалы карарлар безгә яшьләр белән эшләү буенча мөһим дәүләт бурычларын уңышлы хәл итәрдәй нәтиҗәле система булдырырга ярдәм итәр дип ышанам. Алда торган эшләрнең күп булуын аңлап, безгә бер зур команда буларак эшләү бик мөһим. Мин ышанам, шулай булыр да!

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International