Яшьләр сәясәте инфраструктурасын кирәкле итү өчен, республикада яшьләр объектларын яңартуга принципиаль яңа алым кертелде. Бер ел элек белдерелгәнчә, хәзер функциональ заказчы ул -муниципалитетларда яшьләр мәнфәгатьләрен күздә тоткан яшьләр үзләре, һәрбер эш исә концепция булдырудан һәм аның турында иҗтимагый фикер алышудан башлана.Моның турында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып барылсын өчен, Яшьләр мохите объектлары реновациясе институты булдырылды һәм эшчәнлек алып бара. Шулай ук, сәләтле һәм креатив архитекторлар һәм дизайнерлар пулы оештырылган.
2019 һәм 2020 елларда Татарстан «Города» Бөтенроссия урбанистик хакатонында катнашты. Бәйге катнашучыларына – яшь архитекторлар һәм дизайнерларга яшьләр сәясәте объектларын урнаштыру өчен биналар реновациясе проектын булдыру тщкъдим ителә.
Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов узган елда төзәтү эшләренең 35 объектта башкарылуы турында әйтте. Әлеге максатлар өчен республика бюджетыннан 3 млрд.сумнан артык финанслар инвестицияләнде.
Казанда, мәсәлән, 400 койка-урынга исәпләнгән, ел әйләнәсендә үткәрелә торган ”Яшьләр”лагеры; Бөгелмәдә – мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсуслаштырылган , Россия күләмендә иң эреләрдән саналучы лагерь, Кама Тамагында – нульдән төзелгән «Аргамак», Лаеш районында «Юнитур» лагере һәм ел әйләнәсе эшләүче «Йолдызлы» лагере. Һәм, әлбәттә, Түбән Камада «Артек» ның барлыкка килүен тарихи вакыйга дип атарга була. Бер ел элек без аны «Кама» лагере базасында ачу планнары турында сөйләштек. Ә бүген Татарстаныбызда «Артек» булуын зур горурлык белән билгеләп үтәбез. Ул инде профильле сменалар кысаларында 650 дән артык катнашучыны кабул итте.
Министр билгеләп үтүенчә, 2019-2020 елларда Төзелеш министрлыгы белән берлектә16 лагерь тулысынча яңартылды. Быел эш дәвам ителәчәк, чиратта 9 лагерь, финанслау күләме 1 млрд.сумнан артык.
Моннан тыш, Транспорт һәм Юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 2019-2020 елларда республиканың 18 районындагы 27 лагерьга 500 млн.сумга керү юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Быел план буенча 19 лагерьга 250 млн.сумга шундый эш башкарылачак.
Министрлыкка нигез салынганнан бирле яшьләр объектларын яңарту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада 27 районда 37 яшьләр үзәге бар. 2020 елда модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасының 5 районында 6 яшьләр үзәге яңартылды: Балтач районында «Хыял» яшьләр үзәге, Яр Чаллыда «Нур» һәм Яшел Үзәндә «Шатлык» яшьләр үзәге, Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәге. Программа чараларыннан тыш, Казан шәһәренең Юдино бистәсендәге «Юлдаш» яшьләр үзәге биналарына капиталь ремонт ясалды.
«Министрлыкның бурычы-бу объектларны яшьләр арасында чын-чынлап кирәкле итү. Моның өчен без яшьләр үзәкләре эшен кардиналь рәвештә яңадан карап чыктык һәм өч төп яссылыкта эшнең төп принципларын формалаштырдык: инфраструктура, кадрлар һәм программа белән тәэмин итү. Болар барысы да узган ел әзерләнгән стандарт нигезенә салынган. Хәзер яшьләр үзәкләренең үз эшчәнлек стандарты бар.Аның барлыкка килүе төрле төбәк коллегалларыбызның да кызыксынуын уятты», - дип искәртте министр.
Татарстанның яшьләр сәясәте тармагы ил күләмендә уникаль булган тагын бер челтәрдә гамәлгә ашырыла, ул да булса - яшьләр һәм яшүсмерләр клублары. Төзәтү эшләре яңа кирәкле юнәлешләр ачарга мөмкинлек бирә: иҗади, спорт, интеллектуаль юнәлешләр. Шулай итеп, яңартулардан соң яшүсмерләр клубларында остаханәләр, чүлмәк ясау, скалодромнар, видеостудияләр ачыла. Яшүсмерләр клубларында дәресләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык булу аеруча мөһим.
Биналарны капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгыту программасы кысаларында 2020 елда 16 яшүсмерләр клубы ремонтланды.