2020 елда 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия номерлы балалар ышаныч телефонына килгән мөрәҗәгатьләр саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 14% арткан.
Барлыгы 2020 елда Татарстанда балалар ышаныч телефонына 32 811, шул исәптән, катлаулы мәсьәләрне чишү мөрәҗәгате белән 14 575 шалтырату килгән. Шалтыратуларны балалар һәм яшүсмерләр (7 874 шалтырату), әти-әниләр( 2616 шалтырату) һәм бүтән гражданнар ( 4 085 шалтырату) ашырган.
Мөрәҗәгатьләр арасында балаларның әти-әниләре белән, яшьтәшләре белән мөнәсәбәте мәсьәләләре тематикасы өстенлек итә. Моннан тыш, бала белән рәхимсез мөгамәлә, суицид, балага карата сексуаль көч куллану, баланы системалы рәвештә әзәрләү (булинг), интернет-янаулар (троллинг, кешене хурлау характерындагы мәгълүматны тарату һ. б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать ителде.
Исегезгә төшерәбез, балалар ышаныч телефонына килгән һәрбер мөрәҗәгать Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендәге социаль-психологик ярдәм күрсәтү оешмалары белгечләре тарафыннан эшкәртелә.
Балалар ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүләр санының артуына балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән Республика реклама-мәгълүмат кампаниясен булдыру этәрде.Барлыгы 2020 елда 795 чарада (флешмоб, челленджлар, әңгәмәләр, шәһәр һәм район акцияләрендә балалар өчен ышаныч телефоны номеры язылган буклетлар, визиткалар һәм флаерлар тарату һ.б.) 344 меңнән артык кеше, шул исәптән 243 889 бала, 93 949 ата-ана, башка законлы вәкил, 6 355 белгеч катнашты.
«Агымдагы елга безнең максатыбыз – бердәм яшьләр ышаныч телефоны булдыру, яшьләрне, шул исәптән ерак, мәктәпләрендә психолог булмаган районнарда торучы яшьләребезне квалификацияле психологик ярдәм белән тәэмин итү.Бу безнең Иҗтимагый советы әгъзалары белән берлектә формалаштырылган 6 ачык максатларыбызның берсе», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.