2020 елда Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2,5 млн кеше җәлеп ителгән 30 меңнән артык чара үткәрелде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрылыгы үчреждениеләре үзәге белән берлектә яшьләр оешмалары барлыгы 2,5 млн кеше җәлеп ителгән 30 меңнән артык чара үткәрде. Бу хакта ведосмствоның йомгаклау коллегиясендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтеп узды. Дамир Илдус улы искәртүенчә, чаралар офлайн һәм онлайн форматларда үткәрелде.

Министр яшьләрнең төрлелесе белән эшләү мөһимлеген, яшьләргә үз-үзләрен күрсәтергә, иң яхшы сыйфатларын ачырга мөмкинлек бирү әһәмиятен билгеләп үтте. Шул очракта гына алар үз идеяләрен тормышка ашырып, уңыш казана алачаклар. Мисал буларак, министр «Яшьләр вакыты» роуд-турын китерде, әлеге проект катнашучылары 3 атна эчендә республиканың 45 районында булып кайттылар.

Алар яшьләргә үз-үзләрен күрсәтә алу мөмкинлекләрен сөйләп үттеләр, төрле  грантларга гариза төзергә өйрәттеләр. Активистлар район үсеше идеяләре белән җирле идарә һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре белән уртаклаштылар.

2020 елның 30 августында Россиядә иң зур экстрим-парк ачылды, аның мәйданы 1,9 га тәшкил итә. 2 ай эчендә паркта 25 меңнән артык кеше булды. Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, бу яшьләрнең һәм хакимият вәкилләренең уңышлы коллаборациясе символ.

Министр ассызыклаганча, кыенлыкларга карамастан, коронавирус пандемиясе татарстанлыларны берләштерде, һәм күп очракта бу -  волонтерлар берләшмәсенең актив эшчәнлеге нәтиҗәсе. Мондый катлаулы чорда мохтаҗларга йөзләгән волонтер ярдәм кулы сузды.

Шулай ук, Казанда, эшче яшьләргә ярдәм итү буенча Россиядәге беренче төбәкара Координация советы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Яшьләр өчен чаралар арасында билгеле урынны «ТАБА» этнокультур проектлар акселераторы алып тора. Аның ярдәмендә яшьләрнең «Миллине – актуаль» концепциясендәге иҗат проектлары сайлап алынды һәм аларга ярдәм күрсәтелде. 2020 елда Татарстан Республикасының яшь гаиләләре форумы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча «Ярат» яшь гаиләләр берләшмәсе оештырылды.

 «Бүгенге көндә республикабызда «Кадрлар резервы», «Вверх!», «Политзавод», «Студентлар лигасы» кебек проектлар ярдәмендә актив яшьләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы төзелде. Сүз уңаеннан, соңгысы бу елны үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Студент отрядлары, Шаяннар һәм тапкырлар клубы өчен узган ел тарихи вакыйгаларга бай булды. «Татнефть» җыелма КВН командасын Югары лигада җиңү яулаганнары өчен  тагын бер кат котлап үтик! Бу җиңү – республика КВН тарихында беренче һәм бик көтелгән җиңү», - дип бүлеште министр. «Хәзерге яшьләр сәясәте – ул аграр яшьләр берләшмәсе, эшләүче яшьләр берлеге, балалар оешмалары советы, «Идел» үзәге, Россия яшьләр берлеге, Яшь гвардия, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, волонтерлык хәрәкәте, Яшьләр парламенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте, «Патриот» һәм «Ватан» үзәкләре. Моннан тыш, без «Созвездие-Йолдызлык», «Наше время-Безнең заман» фестивальләре, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Сәләт» хәрәкәте аша иҗади, талантлы укучылар һәм эшләүче яшьләргә ярдәм итү буенча чын мәгънәсендә брендлы проектлар белән горурланабыз.Соңгысына бәйле, 2020 елда Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә, Россия Яшьләр эшләре министрлыгының Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлек итү буенча дүрт халыкара проект офисларының берсе ачылды».

Шуны билгеләп үтү мөһим, төрле яшьләр өчен чаралар үткәрү яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча төбәкләрне бәяләүдә төп критерийларының берсе булып тора. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык күрсәткечләре төбәкләрнең еллык рейтингын төзегәндә исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International