11-12 февраль көннәрендә Казанда «Поисковый Фронт» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе үтте. Катнашучылар буларак Удмуртия Республикасы эзтабарлары чыкты. Ике көн белем алу дәверендә, укучылар һәм аларның җитәкчеләре, алга таба эзләү эше мохитенә җиңелрәк кереп китәр өчен, теоретик белемнәр алачаклар.
Мәктәп программасында яшь эзтабарларга кирәкле барлык мәгълүмат та бар: топография һәм җирлектә ориентлаша алу, анатомия, эзләү документациясен тутыру, эзләү эшенең археологик методы, Бөек Ватан сугышы көрәшчеләре турындагы мәгълүмат эзләүгә кирәкле интерент ресурслар куллану һәм башкалар.
Проект, «Отечество» Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәге базасында Россия Федерациясендә уздырыла торган эзләнү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә тормышка ашырыла.
Мәктәп педагоглары - «Отечество» берләшмәсе»РМО әгъзалары, шәһәрнең тәҗрибәле эзтабарлары,реконструкторлар.
Исегезгә төшерәбез, «Поисковый фронт» Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе - «Россия эзләү хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары - эзтабарлар өчен Россиядә беренче даими эшләүче уку йорты.
Проект 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу дәвер эчендә мәктәптә Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 1500 эзләүче белем алды. 2018 елда мәктәптә беренче тапкыр Эстония (5 кеше) һәм Латвия (1 кеше) эзтабарлары булды, 2019 елның апрелендә укыту семинарын Эстония һәм Литва (7 кеше) эзтабарлары узды. 2019 елгы җәйге мәктәптә беренче тапкыр Ингушетия һәм Дагстан Республикаларыннан эзтабарлар катнашты.