Казаннан Анапага җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә катнашучылар белән беренче балалар поезды китте

2026 елның 5 июне, җомга

5 июньдә Казан-1 тимер юл вокзалыннан беренче 583нче балалар поезды Казан — Анапа маршруты буенча юнәлде. Кара диңгезгә сәяхәткә Татарстан Республикасыннан 475 бала китте.

Поездны озату тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты. Ул балаларга якты тәэсирләр, яңа танышлар, кызыклы ял һәм имин сәяхәт теләде.

Бу җәйдә балалар Анапаның ике сәламәтләндерү лагеренда вакытларын үткәрә. 125 бала «Приазовец» балаларны савыктыру лагеренда («Черноморец» филиалы), тагын 350 бала «Глобус» балалраны сәламәтләндерү лагеренда ял итәчәк. Балалар белән бергә сәфәргә педагогик һәм медицина составыннан 63 кеше китте.

«Приазовец» балаларны савыктыру лагере быел капиталь ремонттан соң «Балаларга җәй» республика программасы кысаларында ачыла. Җәйге сезонда биредә биш смена уза, ә гомуми колачлау 601 баланы тәшкил итә.

Катнашучылар өчен «Спорт диңгезе» спорт-сәламәтләндерү программасы әзерләнгән. Балаларны йөзү дәресләре, команда уеннары, саф һавада иртәнге зарядкалар һәм сәламәтлекне ныгытуга, физик күнекмәләрне һәм команда рухын үстерүгә юнәлдерелгән тематик спорт көннәре көтә.

«Глобус» балаларны савыктыру лагеренда 1 400 баланы колачлаган дүрт «Ачышлар җәе» сменасы узачак. Беренче сменада төрле конкурс һәм фестивальләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар катнашты.

Алар арасында  — Азнакай, Арча, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш һәм Чирмешән районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән «Бердәм сыйныф серләре» республика конкурсында 244 җиңүче.

Балаларны диңгезгә озату киләсе вакыты 13 июньгә планлаштырылган. Балалар «Витязево» (Анапа) лагерена юл тоталар, анда «Җәй кадрында» социаль-гуманитар сменасы уза.

Смена программасы иҗади һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар үзләрен фотографлар, видеоблогерлар, журналистлар һәм дизайнерлар ролендә сынап караячак, командада эшләргә һәм үз медиапроектларын булдырырга өйрәнәчәкләр. Смена йомгаклау эшләрен гала-күрсәтү белән тәмамланачак.

Моннан тыш, Татарстан укучыларының июль һәм август айларында Кара диңгезгә ял итәргә бару мөмкинлеге бар әле. Барлык мөмкин булган юлламалар  «Черноморец» үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы законнары нигезендә, Кара диңгездәге лагерьга бюджет юлламаларыннан иҗади сәләтле һәм социаль актив балалар файдалана ала. Мондый ярдәм чарасы балаларга үзләренең потенциалын ачарга, яңа тәэсирләр алырга һәм җәйне сәламәтлек һәм үсеш өчен файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр 3.0» кампаниясенә ярдәм итү бурычлары нигезендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International