Татарстан волонтерлары Бөтенроссия «Россия — страна любви» - «Россия — мәхәббәт иле» акциясенә кушылдылар. Изге Вәли көне уңаеннан, алар Казанның 7 номерлы дәваханәсе табибларын һәм дәваланучыларын котлап үттелләр.
«Сез короновирус белән көрәшүнең алгы сафларында торасыз. Сезнең профессиональлегегездә шигебез юк. Мәхәббәт көнендә сезгә тагын бер кат барысы өчен дә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә! », - дип мөрәҗәгать итте табибларга һәм барлык медицина хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтенең мәгълүмати-ресурс үзәге» белгече Тимур Галәветдинов.
Эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева, үз чиратында, волонтерларга бөтен коллектив һәм пациентлар исеменнән рәхмәт белдерде: «Сез безгә, безнең авыручыларга кечкенә бәйрәм оештырдыгыз. Әлеге рәхмәт сүзләре, ярдәм сүзләре безгә бу катлаулы вакытта бик кирәк. Сез бик игелекле эш башкардыгыз!».
Исегезгә төшерәбез, #РоссияCтранаЛюбви акциясе үзләренең игътибарын, кайгыртуын сөйгән ярларына бирүчеләрне генә түгел, ә барлык «Рәхмәт!» сүзен әйтеп, чәчәк бәйләме бүләк итәргә теләүчеләрне дә берләштерә.Фото һәм видеоларны #ЯЛюблю #РоссияСтранаЛюбви хештеглары белән барлык социаль челтәрләрдә урнаштырырга мөмкин.