Татарстанда ТР студентларының IX конгрессы узачак

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Студентларның актуаль проблемаларын ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү максатыннан, Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Татарстан Республикасы студентларының IX Конгрессын  үткәрә. Конгресс студентлык  үсешенең төп юнәлешләрен  билгеләүдә  иң мөһим  мәйданчык булып тора, шулай ук студент яшьләрнең социаль хәле һәм социаль-икътисади мәсьәләләренә кагылышлы иң мөһим проблемаларны  хәл итү юллары эшләнә.

  IX Конгресс 9 юнәлеш буенча оештырыла:  «Студентлар үзидарәсе», « Мәгариф һәм фән сыйфаты», « Спорт», «Иҗат», «Социаль мәсьәләләр»,  «Чит ил студентлары белән эшләү»,  «Студентлар медиасы»,  «Студентлар эшкуарлыгы һәм эш белән тәэмин ителеш»,  «Тулай торак һәм торак мәсьәләләре». Юнәлешләрнең саны һәм темалары студентлар берләшмәсе  тарафыннан билгеләнде һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Президиумында кабул ителде.

Конгресс 4 этапта үтәчәк:

  • I этап Татарстан Республикасы студентлары арасында социологик сораштыру үткәрүне үз эченә ала, аның кысаларында социаль хәлне анализлауга, шулай ук студентларның актуаль сорауларын ачыклауга юнәлдерелгән сораштыру үткәрү планлаштырыла;
  • II этап Татарстан Республикасының барлык районнарын берләштерүче 6 территориаль зонада түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тота, алар кысаларында VIII Конгресс резолюциясен сайлап алу, студентларның ихтыяҗларын ачыклау һәм  аларны чишү юлларын эзләү буенча дискуссияләр  уздырылачак.
  • Дискуссия мәйданчыклары расписаниесе:
    • 16 февраль, Яшел Үзән, «Порт» яшьләр үзәге;
    • 18 февраль,  Казан шәһәре, «Московский» яшьләр мәдәният үзәге;
    • 21 февраль, Түбән Кама шәһәре, «Ковёр» яшьләр үзәге;
    • 24 февраль, Алабуга шәһәре, Шәһәр мәдәният йорты;
    • 25 февраль,  Әлмәт шәһәре, «Әлмәткә – 50яшь» яшьләр үзәге.;
    • 26 февраль,  Яр Чаллы шәһәре, «НУР» яшьләр үзәге.
  •  III этап Республикакүләм йомгаклау секцияләре үткәрүне күздә тота, аның кысаларында  студентлар хәрәкәте лидерлары, күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлар тарафыннан Конгрессның II этабында тәкъдим ителгән тезисларга анализ ясалачак. Секцияләр барышында конкрет тезислар, проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын тикшерү, шулай ук йомгаклау резолюциясе формалаштыру буенча фикер алышу булачак.

Конгрессның IV этабы пленар утырыш форматында 2021 елның 19 мартында «УНИКС» КСК базасында узачак һәм һәр студент тормышында актив катнашучы республика студентлары һәм барлык партнерлар өчен берләштерүче мәйданчык булачак. Утырышта Конгрессның эш нәтиҗәләре яктыртылачак. Катнашучылар һәм кунаклар студентлар проектлары һәм студент яшьләр белән эшләүче оешмаларның нәтиҗәләре һәм үсеш планнары белән таныша алачаклар.

Студентлар лигасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре һәм студентлар берләшмәләре эшен хезмәттәшлектә алып бару, берләштерү, шулай ук фикерләрне берләштерү һәм мәнфәгатьләр тәкъдим итү өчен бердәм мәйданчык булдыру максатыннан, Конгресс кысаларында 5 съезд үткәрү планлаштырыла, анда студентлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча студентлар ассоциацияләре төзеләчәк:

  • 1 март, Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар советлары ассоциациясе, Казан шәһәре;
  •  2 март, Татарстан Республикасы студентлар ММЧ ассоциациясе, Казан шәһәре ;
  • 3 март, Татарстан Республикасы тулай тораклары  студентлар советлары ассоциациясе, Казан шәһәре
  • 4 март, Иҗади студентлар клублары һәм берләшмәләре ассоциациясе, Казан шәһәре;
  • 5 март, Татарстан Республикасы студентлар фәнни оешмалары  ассоциациясе, Казан шәһәре.

Һәр шәһәрдә түгәрәк өстәлгә 18-27 эксперт һәм 200-225 катнашучы чакырылачак. Юнәлешләр буенча мәйданчыкларда дискуссияләргә 2-3 эксперт һәм 20-25 катнашучы җәлеп ителәчәк. 2021 елның 19 мартында конгрессның финал этабы узачак, ул пленар утырыш форматында узачак һәм 500 делегатны берләштерәчәк.

          Кунаклар арасында министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф оешмалары       администрацияләре вәкилләре, танылган галимнәр һәм спортчылар, сәясәтчеләр һәм бизнесменнар, шулай ук республикада һәм аннан читтә танылган җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре булачак. Конгрессның төп кунагы - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

     Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы студентларының IX Конгрессы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме  һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Студентлар лигасы тарафыннан үткәрелә. Конгресс эшенең нәтиҗәсе булып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы һәм Татарстан Республикасы Студентлар лигасы арасында өч яклы килешү нигезендә билгеләнгән срокта тормышка ашырылырга тиешле резолюция торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International