Татарстан яшьләре «Musa lab» дип аталган яңа проект башлап җибәрә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстанның яшьләр ассамблеясе, Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, бүген, Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан, «Musa lab» дип аталган проект ачып җибәрә.

Проект максаты – заманча сәнгатьнең төрле формалары ярдәмендә Татарстанда яшәүчеләрне Бөек шагырь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру.

Оештыручылар проект үзенчәлекле карашлары белән уртаклашырга теләгән төрле иҗади кешеләрне берләштерер, дип ышана.

Кульминация буларак, проект катнашучылары тарафыннан  әзерләнгән иҗади чыгышлар көтелә. Алар Казан урам мәйданнарында тәкъдим ителәчәк.Оештыручылар проектның Татарстан районнарында да танылуына, таралуына ышана.

Зур иҗат лабораториясендә катнашу өчен резюме һәм үз идеяңне уңайлы форматта (текст, видео) 15 мартка кадәр musalab@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.Ә инде 1 апрельдә оештыручылар бәхет елмайганнарның исемнәрен игълан итәчәкләр.

Роликка сылтама:  https://disk.yandex.ru/i/3ZmlzWo0JuYo7g 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International