Кадерле дуслар!
Сезне Россия студентлары отрядлары көне белән котлыйм!
Хәрәкәт үсә, киңәя, яңадан-яңа юнәлешләрне иңли, яшьләрне хезмәтнең материаль ягын гына түгел, ә иҗтимагый вазифасын, команда эшенең кыйммәтен, професииональ һәм шәхси үсеш мөмкинлеген күрергә өйрәтә. Күп кенә буыннар өчен “Эшнең өченче семестры” иптәшлек, үзара ярдәм күрсәтү, тормыш мәктәбенә әверелде.
Студентлар отряды – ул үз тормышыңның төп эшен табу мөмкинлеге. Шунысы куанычлы: сез легендар гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйсыз, яңа, актуаль инициативалар тәкъдим итәсез, үз хезмәтегез һәм гамәлләрегез белән әһәмиятле иҗтимагый проектларның тормышка ашырылуына омтыласыз. Студентлар отрядларының барлык вәкилләренә дә зур профессиональ уңышлар, онытылмаслык яшьлек мизгелләренең күбрәк булуын теләп калам!
Хезмәтегез өчен рәхмәт!