Казанда «Кадрлар резервы» Республика проектының беренче лекторие узды

2021 елның 13 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «Кадрлар резервы» Республика проекты XII сезонының беренче лекторие узды.

Исегезгә төшерәбез, проект, 2009 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе»төбәкара  иҗтимагый оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

«Кадрлар резервы» - озак сроклы үсештәге программа. Ул Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзләрен күрсәтә алуны тормышка ашыру өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән хезмәттәшлегенә ярдәм итә.

Беренче кунак «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО ГТО комплексын кертү департаменты җитәкчесе, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, шулай ук «ТР иҗади яшьләр академиясе» беренче президенты Александр Карпов булды. Очрашуның  «Чынбарлыкка башлангыч» дип аталуы очраклы гына түгел иде. Ул югары уку йортында укыганда,  студентлар советы рәисе булган чордан алып, бүгенге көнгә кадәр үз тормышы турында турында сөйләде. Спикер үз чыгышында яшьләрнең шул чорда нинди проблемалар белән очрашуы, нинди  карарлар кабул ителүе һәм моның өчен нинди проектлар булдырылуы  турында да әйтеп үтте. Александр Карпов  «Без...» республика хәрәкәте һәм «ТР иҗади яшьләр оешмасы»иҗтимагый оешмасының ничек оештырылуы турында сөйләде. «Кадрлар резервы» ның беренче сезоны сөйләшү өчен аерым тема булды, ул бу проектның кем һәм ни өчен тормышка ашырылуы турында сөйләде. Шулай ук  алдагы  еллардагы дәүләт яшьләр сәясәте һәм аның бүгенге көнгә төп көн тәртибе турында да сүз барды, аерым алганда, «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында»гы яңа Федераль закон турында сөйләшенде. Очрашу ахырында Александр Карпов  сорауларга җавап бирде һәм «Кадрлар резервы»ның яңа сезонында катнашучыларга киңәшләр бирде.

Икенче сессия «Кадрлар резервы» проектының баш тренеры, ТР Яшьләр эшләре  министрлыгы «Корпоратив университет» проектының программа директоры Анна Фельдман белән үз максатларын куюга һәм мотивацияләүгә багышланган иде.

Очрашу вакытында тренер катнашучыларга үзләренә мөрәҗәгать итәргә һәм проектның ни өчен һәм нинди максатлар белән төзелүен аңларга ярдәм итте. Ул шулай ук борчуга һәм стресска каршы көрәш алымнары белән дә уртаклашты, хәзерге дөньяда аңлашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Белешмә өчен:

20 мартта Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «Кадрлар резервы» Республика проектының төрле еллардагы чыгарылышлары белән XII сезонының икенче лекторие узачак. Анда катнашу өчен сайлап алу этабы кысаларында барлык конкурс процедураларын уңышлы узган яшь кешеләр чакырылган. Эксперт комиссияләре тарафыннан Татарстан Республикасының 22 муниципалитетыннан 133 катнашучы сайлап алынды.

Быел барлыгы 1667 кеше теркәлгән, шулардан 1103  гариза кабул ителгән. Гаризалар Татарстанның барлык 45 муниципалитетыннан килгән. Кандидатның уртача яше-22 яшь, шул ук вакытта проектта катнашу өчен күбрәк 19-21 яшьлекләр теркәлгән. Конкурс 1 урынга 11 кеше тәшкил итте. 11 ел дәвамында проектны тормышка ашыруда 12 600 дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International