12-14 март көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә оештырылган студентлар отрядларының республикакүләм мәктәбе кысаларында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм мәгариф оешмаларының кадрлар хезмәте җитәкчеләре, укучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру һәм вуз тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү үзәкләре хезмәткәрләре белән берлектә, студентлар отрядлары, мәгариф оешмалары һәм төбәк предприятиеләре эшенең гомуми механизмнары эшләнелде.
12 март көнне стратегик сессия барышында студентларны эшкә урнаштыру системасының актуаль мәсьәләләре каралды. Агымдагы көн тәртибенә белем бирү оешмаларының практик бүлекләре белән хезмәттәшлек системасын камилләштергәндә ачылачак мөмкинлекләр дә кертелгән.
Киңәшмә баршында студентларның җитештерү отрядларын эшкә урнаштыру механизмы карап үтелде, шулай ук гражданнарның һөнәри белем алуга һәм өстәмә һөнәри белем алуга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашындагы киңәшмә кысаларында нәтиҗәле эш алып барылган берничә проблема билгеләнде.
ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Алла Кондратьева яшьләргә хезмәт, эш тәрбиясе бирү әһәмияте турында, шулай ук, яшьләр мохитендә начар күренешләрне профилактикалауның бер ысулы буларак, вакытлыча эшкә урнашу турында да сөйләп үтте: «Студентар отрядлары гамәли эшчәнлекнең киңкырлы спектры белән очрашалар, ә профессияләрнең исә универсаль моделе юк. Берлектә эшләп, без яшь белгечкә туры килә торган һөнәрне ачыклау өчен, шулай ук хезмәт хакы күләмен аңларга мөмкинлек бирә торган, барлык юнәлешләр өчен дә яраклы бербөтен проектны күзаллый алабыз».
Җитештерү практикалары системасын модернизацияләү контекстында Татарстанда эшкә иң яхшы кабул итүче оешмага конкурс башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты директоры Артур Николаев хәбәр итте: «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары үз эченә ике меңнән артык оешманы ала, шул исәптән студентлар отрядларын да.Без көллият вәкилләре белән очрашабыз, студентларны эшкә урнаштыру тәкъдиме белән чыгабыз, предприятиеләрдә алар өчен остазлар эзләү мөмкинлеге белән танышабыз. Яшьләр үзләренең булачак һөнәрен яхшылап өйрәнү, аны төрле яклап тикшереп карау мөмкинлегенә ия булырга тиеш – бу аларны эшкә җәлеп итү, алар алдында яңа мөмкинлекләр ачу өчен иң яхшы юл».
Чуашстан Республикасында җитештерү отрядларын оештыру тәҗрибәсе белән Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы комиссары Елена Наумова уртаклашты, ә «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев «Яшьләргә эш» порталының өстенлекләрен һәм җитешсез якларын тасвирлап үтте.
Вуз һәм эш бирүченең үзара хезмәттәшлегенең бер формасы буларак, вузда гамәли әзерлекне оештыру турында «А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты»ның карьера үсеше бүлеге башлыгы Вероника Ласкова сөйләде: «Буш энтузиазм белән эшләү мөмкин түгел. Эш бирүче дә, студент та әлеге мәсьәләдә кызыксынган булырга тиешләр. Без минималь хезмәт хакын булса да түләргә тиеш. Ул чакта бөтенләй башка эш, башка нәтиҗә күрәчәкбез».